Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Апасный”лар шаян да, тапкыр да

Шаяннар, тапкырлар клубы Арча, Кукмара, Мамадыш, Саба, Буа Яшел Үзән, Чүпрәле, Сарман яшьләрен Апас сәхнәсендә очраштырды. Район мәдәният йортында 8 районның башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү йортларында укучылар катнашында республикакүләм КВН уеннары үтте. Яшьләрне эшче һөнәрләргә тарту, аларның вакытларын файдалы һәм күңелле үткәрү максатыннан оештырылган уеннарга Апас аграр көллияте...

Шаяннар, тапкырлар клубы Арча, Кукмара, Мамадыш, Саба, Буа Яшел Үзән, Чүпрәле, Сарман яшьләрен Апас сәхнәсендә очраштырды. Район мәдәният йортында 8 районның башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү йортларында укучылар катнашында республикакүләм КВН уеннары үтте.

Яшьләрне эшче һөнәрләргә тарту, аларның вакытларын файдалы һәм күңелле үткәрү максатыннан оештырылган уеннарга Апас аграр көллияте студентлары да бик теләп әзерләнде. Алар көндәшләренә сер бирмәс, мәртәбәле жюри алдында югалып калмас өчен күп көч куйдылар. Тырышлыкның нәтиҗәсе озак көттермәде, зонакүләм ярымфинал уеннарында аграр көллиятнең "Апасный" командасы сәхнәдә үз-үзләрен тотышлары, киенү рәвешләре белән аерылып торды. Шаяннар һәм тапкырлар клубы таләпләренә туры китереп, төгәл, кыска, иҗади, хәрәкәтчән, мәзәкчән чыгышлар әзерләгәннәр иде алар.

Эш һәм мәшгульлек министрлыгының тәрбия һәм кисәтү эшләре буенча әйдәп баручы белгече Алсинә Сәлахова билгеләп узганча, республикада һөнәри белем бирү йортлары арасында оешкан 59 команда арасында апаслылар да лаеклы урын алып тора.

- Яшьлегегезне янып һәм яшьнәп уздырыгыз, шушы югарылыктан төшмәгез, киләсе ярышларда да уңышлар сезгә", - дип изге теләкләрен ирештерде ул.

Аграр көллият командасы бу уеннарда икенче урынны яулады һәм финал уеннарында чыгыш ясау хокукы алды.

- Бик озак әзерләндек, "Дүрт татар" төркеменең киңәшләренә таяндык. Республиканың төрле уку йортларында һөнәр үзләштерүче яшьтәшләребез белән очраштык, таныштык, бер сәхнәдә уйнадык. Финал ярышларында уйнау безнең өчен зур шатлык, - диләр "Апасный" егетләре.

Ләйлә Шиһабиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев