Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына хәзерлек эшләре башланды

Апас муниципаль район Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына хәзерлек эшләре турында сөйләшү булды. Җыелышны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Ногманов алып барды һәм тәфсилләп киләчәккә эш планнары һәм шулай ук комиссия әгъзалары белән таныштырды. - Бу чарага хәзерлек бүгеннән башланырга тиеш. Ветераннарыбызны...

Апас муниципаль район Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына хәзерлек эшләре турында сөйләшү булды. Җыелышны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Ногманов алып барды һәм тәфсилләп киләчәккә эш планнары һәм шулай ук комиссия әгъзалары белән таныштырды. - Бу чарага хәзерлек бүгеннән башланырга тиеш. Ветераннарыбызны барлап торыйк, аларның тормыш-көнкүрешләре һәр җитәкченең игътибар үзәгендә булырга тиеш. Мәдәният йортлары, китапханә, музей хезмәткәрләре мәгълүматларын яңартып, төрле чаралар, күргәзмәләр оештырсыннар. Мәктәпләрдә иң яхшы иншаларга бәйгеләр узсын. Йортның фундаменты ничек салынса, йорты шундый була. Һәркем үз эшен җиренә җиткереп эшләсә, алга таба уңайрак булачак бит, - диде ул. Җыелышта хәрби комиссар Илшат Паймурзин, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гайнуллина чыгышлары да тыңланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев