Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста Дания Самольянованы бар да белә

Апаста яшәүче, бу көннәрдә 65 яшьлек юбилеен каршылаучы Дания апа Самольянованы районда белмәүче кеше бармы икән? Аны газета укучылар үткен каләмле журналист буларак телгә алса, күпләр районның мөслимәләр берлеге җитәкчесе буларак хөрмәт итә. Рәхмәтуллина, Абделхакова, Самольянова фамилияләре белән 22 ел дәвамында тирән фикерле, тәрбияви, тиз укылышлы язмалар иҗат иткән ул....

Апаста яшәүче, бу көннәрдә 65 яшьлек юбилеен каршылаучы Дания апа Самольянованы районда белмәүче кеше бармы икән? Аны газета укучылар үткен каләмле журналист буларак телгә алса, күпләр районның мөслимәләр берлеге җитәкчесе буларак хөрмәт итә.

Рәхмәтуллина, Абделхакова, Самольянова фамилияләре белән 22 ел дәвамында тирән фикерле, тәрбияви, тиз укылышлы язмалар иҗат иткән ул. Үз фикере, үзенә генә хас язу стиле булган кыю, тәвәккәл журналистка тиңләшергә теләүчеләр, аның фатыйхасы белән журналистика юлыннан китүчеләр күп иде. Дания апа сукмагыннан китүчеләр арасында без дә бар. "Йолдыз" газетасының бүгенге мөхәррире Гүзәл Хилавиева да Дания апаның шәкерте булуын горурланып сөйли. - Мәктәпкә килеп укучылар белән очрашулар үткәрә иде, кайвакытта кызыклы тема тәкъдим итеп, шул турыда "Йолдызчык"ка язып җибәрүебезне үтенде. Шулай каләм чарларга өйрәнгәнебезне сизми дә калдык. Яшь каләм тибрәтүчеләрне аңлады, чөнки Дания апа үзе дә нәкъ менә мәктәп елларыннан шигырьләр, мәкаләләр яза башлаган кеше. Ул кимчелекләрне вакытында әйтеп, уңышлы язмаларны мактап, үсендереп, бездән журналист ясаган остазыбыз", - диде ул. Дания бер урында гына таптанып тормый, иренүне, ялкаулануны белми, хезмәт баскычлары буйлап югары күтәрелә. Иң элек гади журналист булса, соңрак бүлек мөдире, аннан редактор урынбасары булып билгеләнә. Ул инде күптән лаеклы ялда, шулай да каләмен ташламый. Районның мөслимәләр берлеге җитәкчесе буларак, "Иман нуры" сәхифәсен әзерләүдә зур өлеш кертә, дин яңалыклары белән таныштырып бара.

- Редакциядә эшләгәндә дә дин темасы миңа якын иде. Бик күп дин әһелләре белән очраштым, дин мәсьәләләрен яктырттым. Хәзер мөслимәләр берлеге җитәкчесе итеп сайлап куйдылар. Шулай ук мәчеттә дини башлангыч белем бирәм. Хатын-кызлар бик теләп укыйлар", - ди Дания апа.

Әнә шулай өлкән яшьтә булуын да онытып, иҗат итеп, догаларын кылып, намазларын калдырмыйча, балаларына, оныкларына, тормыш иптәшенә терәк булып яши әле ул безнең остазыбыз, хезмәттәшебез.

Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев