Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста әлегә бер генә протокол да төзелмәгән

15 ноябрьдән башлап гамәлгә кергән канун җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны һәм аны рекламалауны тыя. Закон нигезендә гади кешегә дә, оешма-предприятие җитәкчеләренә дә таләпләр катгый. Хәзер эш урыннарында, белем бирү, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт учреждениеләрендә, подъездларда, гомумән, тиеш булмаган урыннарда тәмәке тартучы 500 сумнан 1500 сумга кадәр штраф түләячәк. Балалар мәйданчыгында...

15 ноябрьдән башлап гамәлгә кергән канун җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны һәм аны рекламалауны тыя. Закон нигезендә гади кешегә дә, оешма-предприятие җитәкчеләренә дә таләпләр катгый. Хәзер эш урыннарында, белем бирү, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт учреждениеләрендә, подъездларда, гомумән, тиеш булмаган урыннарда тәмәке тартучы 500 сумнан 1500 сумга кадәр штраф түләячәк. Балалар мәйданчыгында тәмәке тартучыга 2 меңнән алып 3 мең сумга кадәр штраф яный. Яшүсмернең кулына тәмәке бирдең икән, аны начар гадәткә тартканың өчен, 1 меңнән 2 мең сумга кадәр акчаң хөкүмәт казнасына күчәчәк. Рекламалаган, тәмәке тартуга чакырган физик затларга 2-3 мең сум, җитәкчеләргә 5-15 мең сум, юридик затларга 80-150 мең сум түләргә туры килә.

Оешма-предприятиеләр янында тәмәке тартуны тыю турындагы билге куелырга һәм махсус урыннар булдырылырга тиеш. Таләпләрне үтәмәгән җитәкчеләргә 10 меңнән 20 мең сумга кадәр, оешмага 30 меңнән 90 мең сумга кадәр штраф каралган.

Закон үтәлешен район эчке эшләр һәм прокуратура хезмәткәрләре контрольдә тота.

- Закон көченә кергән көннән башлап, рөхсәт ителмәгән урында тәмәке кабызган кешеләр әлегә очрамады, протоколлар төзелмәде. Тик, яшүсмерләргә тәмәке сату очраклары булды. Ике кибет хуҗасына административ протоколлар төзелеп, 1 мең 500әр сум штрафлар салынды. Кибетчеләр элеккеге гадәтләреннән арынып бетә алмыйлармы, тәмәкенең бала организмына ничек йогынты ясавын онытып җибәрәләрме, әллә инде Законның көченә ышанмыйлармы, һаман да акчаны өстенрәк куялар", - ди җәмәгать тәртибен саклау буенча район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Фәнис Шәрәфуллин.

- Тәмәке тартучыларга каршы көрәш дәвам итә. 2014 елның 1 июненнән ресторан һәм барларда, тулай торакларда, поездларда да тәмәке тарту тыелачак, - диде район прокуроры урынбасары Фатыйх Хафизов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев