Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бар эшкә дә өлгерә

Наилә Кәлимуллина Йомралы авылында 20 елдан артык хат ташучы булып эшли. 146 хуҗалыклы авылдагы олысы-кечесе өчен дус та, киңәшче дә ул. Һәр көн саен газета-журналлар, хат-хәбәрләр тулы сумкасын асып урамнарны урый. "Җәй көне велосипед белән йөреп таратам, безнең авылда халык бик укымышлы, 7-8 төр газета-журналга язылучылар күп, ә "Йолдыз" һәр...

Наилә Кәлимуллина Йомралы авылында 20 елдан артык хат ташучы булып эшли. 146 хуҗалыклы авылдагы олысы-кечесе өчен дус та, киңәшче дә ул. Һәр көн саен газета-журналлар, хат-хәбәрләр тулы сумкасын асып урамнарны урый. "Җәй көне велосипед белән йөреп таратам, безнең авылда халык бик укымышлы, 7-8 төр газета-журналга язылучылар күп, ә "Йолдыз" һәр йортка килә", - ди Наилә. Пенсия акчасын да тарата, төрле түләүләр өчен дә акча җыя. Өлкәннәргә көндәлек кирәк-ярак әйберләрен илтеп бирүдән дә кыенсынмый ул. Почта бүлекчәсе җитәкчесе Гөлфия Вафина да мактап туймый җитез хат ташучыны. "Бар эшкә дә өлгерә Наиләбез. Подписка вакытында иң беренчеләрдән булып планны да үти. Хуҗалыкларында да тәртип, кайната-кайнана белән аңлашып яшиләр, терлек-туар да күп асрыйлар. Тормыш иптәше белән үзләре кебек булдыклы балалар да үстерделәр. Аның хезмәтеннән һәркем канәгать", - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хат ташучы