Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бөек Җиңүнең - 75 еллыгына Татарстан халкының сугыш елларындагы тормышын чагылдырган китап дөнья күрде

Китап татарстанлыларның тылдагы тормышын сурәтләгән 10 бүлектән гыйбарәт.

(Казан, 7нче май, “Татар-информ”).


Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышлап “Татарстан: барысы да фронт өчен, Җиңү өчен! 1941-1945” дип исемләнгән китап басылып чыкты.


“Республикабыз тыл регионы саналса да, һәм бездә сугышчан бәрелешләрнең булмавына карамастан, безнең күпмилләтле халкыбыз Җиңү көнен якынайту өчен бар көчен куйган. Батыр якташларыбыз барлык хәлиткеч хәрби операцияләрдә катнашканнар. Алар зур батырлыклар күрсәткән. Тылда калган хатыннар, картлар һәм балалар көне-төне хезмәт вахтасында булып, фронт заказларын үтәгәннәр”, - дип билгеләп үттеләр Татарстанның архив эше буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә.


Басмада төрле тарихи фактлар, архив документлары һәм фотоматериаллар, сугышта катнашучыларның үз фикерләре китерелгән. Шунда ук тылда эшләүчеләр истәлекләре дә урын алган.


“Бик киң чыганакларга нигезләнеп, төрле тарихи процесслар анализланды. Татарстан АССРның тылдагы хезмәте яктыртылды”, - диделәр матбугат хезмәтендә.


Ун өлештән торган китапта сугыш өчен икътисадны булдыру-төзү, фән һәм мәдәният өлкәсендәге ирешелгән уңышлар, транспорт, энергетика, аграр тармагы эшчәнлеге анализланган.


Китап сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, киң җәмәгатьчелек игътибарына адресланган. Бу китапны укыгач, яшь буын вәкилләре халыкның берләшеп фронтта да, тылда да бик зур батырлык күрсәтүләре, тырышлыклары, зур югалтулар кичерүләре, ач-ялангач булулары бәрабәренә яуланганлыгын яхшы аңлар.
Китап бастыру - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев