Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безнең Фәридә, Фәридә апабыз

- Шулкадәр җайлы, игътибарлы, дөнья бәясе кеше безнең Фәридә апабыз, аның белән эшләве бик рәхәт, үз эшенең чын остасы ул, - дип бәя бирде Татарстан Республикасы Финанс Министрлыгы Казначылык Департаментының Апас территориаль бүлеге җитәкчесе Гөлнара Садыйкова бюджет үтәлеше бүлеге белгеч-эксперты, юбиляр Фәридә Сәләхетдинова турында. Әйе, кемнән генә сорашсаң да ягымлы,...

- Шулкадәр җайлы, игътибарлы, дөнья бәясе кеше безнең Фәридә апабыз, аның белән эшләве бик рәхәт, үз эшенең чын остасы ул, - дип бәя бирде Татарстан Республикасы Финанс Министрлыгы Казначылык Департаментының Апас территориаль бүлеге җитәкчесе Гөлнара Садыйкова бюджет үтәлеше бүлеге белгеч-эксперты, юбиляр Фәридә Сәләхетдинова турында. Әйе, кемнән генә сорашсаң да ягымлы, тыныч холыклы, ярдәмчел бу ханым турында фәкать уңай фикерләр генә ишетәсең. Намуслы хезмәте дә лаеклы бәяләнде аның "Сабан туе - 2013"тә. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин мәйданга чакырып хөрмәтләде, истәлекле бүләк һәм Татарстан Республикасы Казначылык департаментының Мактау Грамотасын тапшырды Фәридә ханымга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев