Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Билдә каеш, иңдә – погон, мин иминлек саклыйм

Татарстан Хәрби комиссариатының контракт буенча хәрби хезмәткә чакыру пункты җитәкчесе Эдуард Тимербулатов 18 июльдә Апаста авыл җирлекләре башлыклары, мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре белән очрашты. Район хәрби комиссары Илшат Паймурзин белдерүенчә, быел 35 яшькә кадәрле 8 апаслы контракт төзеп, язмышын хәрби хезмәт белән бәйләгән. Ел ахырына кадәр тагын бер дистә апаслы Россия...

Татарстан Хәрби комиссариатының контракт буенча хәрби хезмәткә чакыру пункты җитәкчесе Эдуард Тимербулатов 18 июльдә Апаста авыл җирлекләре башлыклары, мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре белән очрашты.

Район хәрби комиссары Илшат Паймурзин белдерүенчә, быел 35 яшькә кадәрле 8 апаслы контракт төзеп, язмышын хәрби хезмәт белән бәйләгән. Ел ахырына кадәр тагын бер дистә апаслы Россия Саклану министрлыгы белән шундый килешү төзергә ниятли. Төрле елларда төзелгән һәм озынайтылган контракт килешүләре буенча барлыгы 50дән артык ир-егет бүген Россия Кораллы Көчләрендә хезмәт итә. Россия Хәрби көчләрендә бүген 250 мең контрактчы бар, шуларның якынча 10 меңе Татарстаннан.

- Россиянең үзәк хәрби округына кергән Тоцк, Самара шәһәрләре, Таҗикстандагы хәрби частьларда контракт буенча хезмәт итүче якташларыбыз турында командирларынан җылы хәбәрләр генә килә, араларында хезмәт итү урыннарында гаилә коручылар да бар. Севастополь, Кара диңгез флотында контракт белән хезмәт итәргә теләүчеләр белән дә очрашып, аңлату эшләре алып барабыз, - ди район хәрби комиссары Илшат Паймурзин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев