Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Бу көнне мөмкин кадәр якынайтырга теләдек!”

Самара өлкәсе халык җыр акциясенә кушылды.

(29 апрель, "Татар-информ").

29нчы апрельдә “Безнең Җиңү Көне” җыр марафонына Самара өлкәсе дә кушылды. Бөек Ватан сугышында Җиңүгә - 75 ел тулуга багышлап үткәрелә торган әлеге марафон, Идел Буе федераль төбәгенең барлык халкын берләштерде. Самара өлкәсе картада йөрәк формасында сурәтләнгән. Бүген “Безнең Җиңү Көне” патриотик акциясе вакытында йөрәкләребез тибеше бөтен халык теләгенә кушылды. Россия Президентының Идел буе федераль төбәгендәге вәкаләтле вәкиле аппараты хәтер һәм дан Елында башлап җибәргән бу акция, Самара өлкәсенә Башкортстан Республикасыннан эстафета итеп бирелде. Миллионлаган россиялеләрне берләштерүче бу җыр марафоны халык күңелендә киң яклау таба.
“Безнең Җиңү Көне” җыр марафоны Мордовия Республикасында старт алды. Республикаларның һәм өлкәләрнең иҗат коллективлары башкаруындагы әлеге җыр җирле һәм федераль телеканалларында, радиостанцияләрендә, социаль челтәрләрдә яңгырый. Акциягә һәр көнне яңа регионнар кушыла. Ә инде 9нчы Май - Җиңү Көнендә легендар җыр, марафонда катнашкан барлык музыкаль коллективлары башкаруында яңгыраячак.
Идел буе Федераль төбәге регионнарында иҗат коллективлары башкаруында яңгыраган әлеге җыр, 2020нче елның февраленнән алып, март башына кадәр язып алынды, ягъни, эш коронавирус инфекциясе уңаеннан кертелгән үзизоляция режимына кадәр башкарылды. Ә инде бүген, чикләү чаралары кертелгән вакытта, иң яраткан җырларыбызның берсен Идел буе федераль төбәге халыклары телендә яңгырату аеруча йөрәк түрләренә үтеп керә.
Самара өлкәсеннән әлеге проектта, П. М. Милославов исемендәге легендар Дәүләт рус халык хоры катнашты. Бүгенге көнне әлеге хор Идел буе халыклары җырларын югары профессиональ дәрәҗәдә башкаручы бик үзенчәлекле иҗат коллективы булып тора.
65 ел эшләп килүче әлеге иҗат коллективы, җыр марафонында катнашуын үзе өчен зур горурлык буларак кабул итте.
Халык җыр эстафетасын Татарстан Республикасына тапшырганда, Самара башкаручылары үзләренең якташларына мөрәҗәгать белән чыктылар. Куйбышев өлкәсеннән фронтка ярты миллион кешенең китүен әйттеләр. Һәр ике кешенең берсе әйләнеп кайтмаган. Ә инде тылда калганнар Җиңү Көнен якынайтуга үз хезмәтләре белән өлеш керткәннәр, хезмәт батырлыклары күрсәткәннәр. Куйбышев шәһәре запастагы башкала исемен алган. Монда Ил-2 самолетлары ясаганнар. Монда ук Сталин бункеры да эшләнгән. Куйбышев шәһәрендә Шостакович үзенең җиденче симфониясен язып бетергән һәм аның премьерасы узган. Моннан совет информбюросы хәбәрләрен Юрий Левитан бөтен дөньяга яңгыраткан. 1941нче елның җиденче ноябрендәге хәрби парад ватаныбыз халкының горурлыгын һәм батырлыгын ачык күрсәткән.
“День Победы” җыры якты йолдыз булып балкый. Илебез тарихында ул киләчәктә дә һаман да якты янар. Бөек җыр Идел буе халыклары башкаруында яңгырап, бөтен Россиянең халкын берләштерүгә хезмәт итәр. Исәннәр һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройлар турында истәлекне безнең күнелләрдә мәңге саклар”, - дип белдерделәр Самара өлкәсендәге җыр марафонында катнашучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев