Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иң мөһиме – теләк кирәк

- Авылда әле тагын минекеннән дә зуррак умарталык тотучы элеккеге коллегам Айрат Таһиров белән бу эшкә 20 ел элек алындым, - дип каршылады мине 20 елдан артык Зур Күккүз мәктәбе директоры булып эшләгән һәвәскәр умартачы Нурхәт Хәбибуллин. Ул бик теләп үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашты. - "Төрле йогышлы авырулар, марта бетеннән...

- Авылда әле тагын минекеннән дә зуррак умарталык тотучы элеккеге коллегам Айрат Таһиров белән бу эшкә 20 ел элек алындым, - дип каршылады мине 20 елдан артык Зур Күккүз мәктәбе директоры булып эшләгән һәвәскәр умартачы Нурхәт Хәбибуллин. Ул бик теләп үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашты.

- "Төрле йогышлы авырулар, марта бетеннән саклану өчен иртә яз кортларга "Пчелка" биопрепаратын мул итеп ике тапкыр ашату аларның иммунитетын арттыра, гаилә, ана корт көчлеләнә. Бер гаиләле ояларда 22ле рамнар куям, елның нинди килүенә карап, "Лежак-18"лене дә кулланам. Кибеттән алган "Пчелка" биопрепараты кортлар өчен бер дә зыянлы түгел дип саныйм. Кортлар бит алар үзләре яшәгән җирдә үскән үсемлекләр, агачларны, чәчәкләрне хуп күрәләр. Варратозга каршы кышка кергәндә ояны "БИПИН" препараты белән һичшиксез эшкәртергә кирәк. Урта рус токымлы бал кортлары тотучы умартачы елның нинди килүенә карамастан, балны мул итеп аертачак. Теләк, бал кортыдай үҗәтлек һәм тырышлык кына кирәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пчеловодство