Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ул – иң яхшы бүлек мөдире

Күптән түгел генә Кама Тамагында "Иң яхшы социаль хезмәткәр" бөтенроссия бәйгесенең зона туры узды. Биредә район социаль яклау идарәсенең өйгә барып социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Светлана Салаватуллина да катнашты. Ул 7 районнан килгән хезмәттәшләре арасында "Иң яхшы бүлек мөдире" номинациясендә I урынны яулады. Светлана әлеге тармакта 13 ел эшли....

Күптән түгел генә Кама Тамагында "Иң яхшы социаль хезмәткәр" бөтенроссия бәйгесенең зона туры узды. Биредә район социаль яклау идарәсенең өйгә барып социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Светлана Салаватуллина да катнашты. Ул 7 районнан килгән хезмәттәшләре арасында "Иң яхшы бүлек мөдире" номинациясендә I урынны яулады.

Светлана әлеге тармакта 13 ел эшли. Өйгә барып социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә 208 өлкән кешегә 45 социаль хезмәткәр һәм 2 шәфкать туташы хезмәт күрсәтә. Светлана аларның барысы белән дә аңлаша, хәлләренә керә. Ул төрле акцияләрдә һәм программаларда да үзен сынап карый. Мисал өчен аның "Туган ягыбызны тагын да ямьләндерик" һәм "Ялгыз өлкәннәрне кайгыртыйк" проект эшләре күләмле грантларга ия булды. Светлана бәйгенең республика турында район данын яклар өчен иҗади һәм тупланма эшләрен инде Казанга җибәргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс