Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сындырырмын диеп сыный язмыш

Кече Күккүз авылында яшәүче Фәһимә апа Мөхәммәтгалиеваны язмыш шатлык-сөенечләре белән дә, авырлыклары-хәсрәтләре белән дә еш сынаган. Ләкин аның күңелендәге матурлыкны, мәрхәмәтлелекне, йөрәгендәге изгелекне берни дә юа алмаган. Ул бүген дә 5 вакыт намазын укып, тирә-юньдәгеләренә бары тик яхшылык кына теләп яши. "Кешеләргә карата мәрхәмәтле булыгыз, аның яхшылыгы да, начарлыгы да...

Кече Күккүз авылында яшәүче Фәһимә апа Мөхәммәтгалиеваны язмыш шатлык-сөенечләре белән дә, авырлыклары-хәсрәтләре белән дә еш сынаган. Ләкин аның күңелендәге матурлыкны, мәрхәмәтлелекне, йөрәгендәге изгелекне берни дә юа алмаган. Ул бүген дә 5 вакыт намазын укып, тирә-юньдәгеләренә бары тик яхшылык кына теләп яши. "Кешеләргә карата мәрхәмәтле булыгыз, аның яхшылыгы да, начарлыгы да үзеңә әйләнеп кайта. Игелек эшләүдән курыкмагыз, бер рәхмәт мең бәладән коткара", - ди ул. Балаларына, оныкларына да шушы үгет-киңәшләрне бирә.

Фәһимә апа тумышы белән Әлмәндәр авылыннан. 9 балалы ишле гаиләдә туып-үсеп, 12 яшеннән колхоз эшенә җигелгән батыр хатын-кыз ул. Кечкенә генә гәүдәле кызчык әниләреннән калышмыйча, саламын да, утынын да ташый, сарыклар, үгезләр дә карый, сыерын да сава. Ә иң үзәгенә үткәне урман кисүләр була аның.

Чыныгып, бар хезмәтнең мәлен, тәртибен белеп үскән кыз Кече Күккүз авылы егете Шәүкәт белән танышып, тормыш корып җибәрә. Килен булып төшкәч тә колхоз эшләрендә актив катнаша, тырышып, намус белән хезмәт итә ул. Шәүкәт абый белән алар 50 елга якын парлы, матур тормыш кичерәләр. Тик Алтын туйларын гына билгеләп үтәргә насыйп булмый Мөхәммәтгалиевларга. Уйламаганда, көтмәгәндә гомер юлдашын соңгы юлга озатып, тормышын сыңар канат белән дәвам итәргә туры килә Фәһимә апага. Балаларын югалтудан әрнегән Ана йөрәге бу хәсрәтне дә сабыр гына күтәрә. Югалтулар күңеленең бер почмагын һәрчак тырнап торса да, көр күңелле булырга тырыша ул. "Оныкларым дәү әни, сагындык сине, - дип килеп кочаклагач, бөтен дөньям түгәрәкләнгән кебек була. Мин алар шатлыгыннан көч алып яшим", - ди Фәһимә апа. Бүгенге көндә аның 5 оныгы бар. Улы Илгизәр, килене Гөлназ тәрбиясендә хасияттә гомер кичерә. Яшел Үзәндә яшәүче кызы Гүзәл дә гаиләсе белән аны һәрчак кайгыртып тора. Тирә-күршеләрен дә бик яратып, хөрмәт белән телгә алды ул.

80 яшьлек олы юбилеен каршылаган көннәрдә Фәһимә апа хәтер төенчеген еш сүтә. Тәкъдиренә язылганнарны сабыр гына барлап чыга ул. Шул вакытта ананың җыерчыклы бите буйлап күз яшьләре тәгәри. Арада шатлык яшьләре дә, кызганычка каршы, мәңге йөрәктән китми торган җәрәхәт яшьләре дә бар. Бала хәсрәте беркайчан да онытылмый шул. Кече яшьтәге ике сабыен җир куенына иңдергәндә ата-ана йөрәге ничек түзде икән?! Ничек кенә булмасын, кайгы-хәсрәтен эчкә йотып, калган балаларына озын гомер теләп яши бүген яраткан әни һәм сөекле дәү әни.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмыш