Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“День Победы” җыры тарихта беренче мәртәбә башкорт телендә яңгырады

Артистлар легендар җырны үзизоляция режимы кертелгәнчегә кадәр башкарганнар иде.

(Казан, 28нче апрель, “Татар-информ”).
Башкортстан Идел буе федераль төбәгендә баручы җыр марафонына кушылды. Артистлар Давид Тухманов һәм Владимир Харитонов иҗат иткән легендар “День Победы” җырын үзизоляция режимы кергәнчегә кадәр, башкорт телендә башкарырга өлгергәннәр иде.
Март ахырында җырны башкару өчен, Уфа ял паркына халык хорында катнашучылар һәм республиканың башка танылган кешеләре җыелды. Алар - Башкортстан Республикасының атказанган артисты, Башкортстанның милли симфоник оркестры директоры Артур Назиуллин, Башкортстанның халык артисткасы, Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театры актрисасы, Республика Дәүләт Җыены - Корылтай депутаты Рушана Бабич, БСТ телеканалы алып баручысы Фаягөл Дәүләтьярова һәм танылган музыкант Заһир Зәйнетдин. Шул чагында башкорт спутник телевидениесендә видеоклип язылды.
“Бу марафонда катнашу тәкъдиме кергәч, мин бик шатланып риза булдым. Беренчедән, бу бөек җырны башкару - минем өчен зур горурлык. Икенчедән, бу җыр башкорт телендә Бөек Җиңү өчен якташларыбызга рәхмәт белдерү кебек яңгырый. Минем ике бабам да сугышта катнаштылар, берсе кызганыч, фронттан кайтмады. Бу җырны мин Бөек Җиңүгә үз өлешләрен керткән якыннарым һәм ватандашларым хөрмәтенә багышлап башкардым”, - дип, үз фикерен белдерде музыкаль акциядә катнашучы Зәйнетдин.
“Безнең Җиңү Көне” проекты өчен җырны махсус башкорт теленә тәрҗемә иттеләр. Тәрҗемә авторы - язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Гүзәл Ситдыкова сүзләренә караганда, бу композицияне ул беренче тапкыр 45 ел элек ишеткәч үк ошаткан.
“Җырны башкорт теленә тәрҗемә итү тәкъдиме кергәч, мин башта бераз югалып калдым. Бу күңел түренә үтеп керерлек ихлас һәм нәфис сүзләрдә кайгы да, шатлык та яңгырый. Күңелдәге бу тойгыларны туган телдә төгәл итеп әйтеп бирергә кирәк иде”, - дип билгеләде ул. “Тәрҗемәм халкыма ошавына бик шатмын. Хәзер инде җырны русча гына түгел, киләчәк буыннар аны башкорт телендә дә башкарачаклар”, - дип тә өстәде язучы.
Башкортстан АССРдан фронтка барлыгы 700 мең кеше киткән, 322 меңнән артыгы һәлак булганнар яки хәбәрсез югалганнар. Башкортстан мәдәният министрының беренче урынбасары Наталья Лапшина “День Победы” җырын башкару акциясе регионның гомуми Җиңүгә керткән өлеше һәм аның геройлары турында сөйләргә мөмкинлек бирә”, - дип билгеләп үтте.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлап үткәрелүче әлеге марафон Россия Президентының Идел буе федераль төбәгендәге вәкаләтле вәкиле аппараты тарафыннан оештырылды. Акция 25нче апрельдә старт алды. Элегрәк, “День Победы” җырын Мордовия, Марий Эл һәм Удмуртия артистлары башкарган иде.
Видеороликларны төбәкнең барлык телерадиокомпанияләре эфирларында ишетергә һәм карарга мөмкин. Шулай ук, “ВКонтакте”, Facebook һәм “Одноклассники” социаль челтәрләрендә һәм сайтларында #песнипобедыПФО һәм #нашденьпобеды хештеглары буенча карап һәм ишетеп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев