Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дәвеш бәйрәм итте

Дәвеш, Колгына, Чирүдә туып-үсеп, Рәсәй киңлекләренә таралган 600дән артык кешене 12 июньдә үзенә сыйдырды Дәвешнең "Тәмәке чокыры" янәшәсендәге таллык.

Авылда шәхси кибет тотучы Люция Галимова, эш­мәкәрләр, ирле-хатынлы Искәндәр белән Равия Галләмовлар, Фирдәвес Миңнегалиева, Илнур Хәсәнов, Рубин Гайнетдинов, Эльмира Сафиуллина бәйрәмне оештыру фондына иганә акчасы бирделәр. Арендага җир алып, әти-бабасы туган нигезен дә гөлбакчага әверелдергән, шунда күпләп яшелчә үстерүче фермер Наилә Әхмәдуллина гаиләсенә дә бик рәхмәтле булды Дәвеш халкы. Сабантуйны кү­рергә килгән ТР Га­дәттән тыш хәлләр, Гражданнар иминлеге министры Рафис Хәбибуллин, район башлыгы Рә­шид Заһидуллин, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Хәбибуллин, "Зөя" агрофирмасы җитәкчесе Марат Хәсәнов һәм башка олы кунаклар да бәй­рәмне оештыру дә­рәҗәсен югары бәяләделәр, үз­ләренең матур теләкләрен җиткерделәр.

Дәвеш Сабан туеның баш батыры булып Рамил Хәй­ретдинов калды. Ат чабышында Фәрит Вәлиев, Илнар Гыйбадуллин махсус бү­ләк­ләргә лаек булды. Бизәүле атлар белән мәй­данга килгән Әнвәр Сираҗев, Хаҗәт һәм Нурия Фәсхетдиновлар, Илдус Саттаров аңа кабатланмас һәм милли төсләр өс­тә­де­ләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев