Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Халык белән күбрәк аралашкан саен, аларның ышанычы арта

17 ноябрь - участок инспекторлары көне. Әлеге хезмәт оешуга быел 90 ел тула. Участок инспекторының эш сәгате чикләнмәгән. Тәүлекнең теләсә-кайсы минутында алар вакыйга булган урынга ашыгалар. Фәнил Мингалиев та моннан 7 ел элек язмышын әлеге һөнәр белән бәйли. Аны Черкен, Иске Йомралы, Ишеево авыл җирлекләренә участок инспекторы итеп билгелиләр. 12...

17 ноябрь - участок инспекторлары көне. Әлеге хезмәт оешуга быел 90 ел тула.

Участок инспекторының эш сәгате чикләнмәгән. Тәүлекнең теләсә-кайсы минутында алар вакыйга булган урынга ашыгалар. Фәнил Мингалиев та моннан 7 ел элек язмышын әлеге һөнәр белән бәйли. Аны Черкен, Иске Йомралы, Ишеево авыл җирлекләренә участок инспекторы итеп билгелиләр. 12 авылны, 1200дән артык кешене берләштергән участокта, әлбәттә, япь-яшь егеткә җиңелләрдән булмый. Халыкны танып-белү, аларның һәрберсенең холкын аңлау өчен дә күп вакыт кирәк. Һәр вакыйганы дөрес анализлап, кыю хәл итеп, вакыт белән исәпләшмичә, булсынга башкара ул хезмәтен. Республиканың Эчке эшләр министрлыгының, район хакимиятенең Рәхмәт хатлары Фәнилнең тырышлыгына гадел бәя.

- Кызык та, кызганыч та очраклар белән еш очрашырга туры килә. Кайберләре көлкеле фильм кадрларын хәтерләтә. Мисал өчен, яңа гына эшли башлаган елларымда бер кешенең мунчасыннан кайнар су савытын сүтеп алып чыгып киттеләр. Угры йоклап ятмаган, шул ук көнне яңа салган мунчасына савытны урнаштырып та куйган. Әлеге фактны җентекләп тикшереп, халык фикеренә таянып "зирәк" кешене тиз таптык. Мунча кадәр мунча төзергә хәленнән килгән кешенең, су савытына гына акча таба алмавы гаҗәп һәм җиңел уйлавы белән исеменә тап төшерүе кызганыч. Аннан соң, халык кырын эшнең 40 елдан соң да баш калкытуын онытып җибәрә. Мисал өчен кибетне бурычка батырган бер сатучыны Мәскәүдән эзләп табарга туры килде. Ара ераклыгы гына җаваплылыктан качарга мөмкинлек бирми, - ди Фәнил.

Бүгенге көндә Фәнил Мингалиев хезмәттәше Роберт Хисмәтуллин белән берлектә район үзәгендә хезмәт итә. Аларның участокларында 5600 кеше исәпләнә.

- Күбрәк гаилә мөнәсәбәтләрен җайларга туры килә, шулай ук кәрәзле телефоннарын югалтып мөрәҗәгать итүчеләр дә күп. Кайберләре киңәш сорап, икенчеләре ярдәм итүне үтенеп килә Халык белән күбрәк аралашкан саен, аларның ышанычы арта. Кызганычка каршы, гел рәхмәт сүзләре генә ишетергә туры килми шул, штраф салган, кисәтү ясаган, хәтта җәзага тарткан очраклар да еш кабатлана, - диләр егетләр.

Әлбәттә, форма кию генә кешедән полиция хезмәткәре ясамый. Чын полиция хезмәткәре - хокук сакчысы булу өчен кыюлык та, тәвәккәллек тә, батырлык та, нык ихтыяр көче дә, тирән белем дә кирәк. Ә район эчке эшләр бүлегендә нәкъ менә шундыйлар эшли, халык ышанычын Фәнил кебекләр яулый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: участковые