Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урак–2012

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 9 августка район буенча барлык мәйданның 19960 гектарында игеннәр суктырылды, 55080 тонна иген җыеп алынды. Һәр гектардан уртача 27,6 центнер уңыш чыга. Шул исәптән, көзге арыштан - 29,4 центнер, көзге бодайдан - 16,0 центнер, язгы бодайдан - 25,2 центнер, арпадан -...

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 9 августка район буенча барлык мәйданның 19960 гектарында игеннәр суктырылды, 55080 тонна иген җыеп алынды. Һәр гектардан уртача 27,6 центнер уңыш чыга. Шул исәптән, көзге арыштан - 29,4 центнер, көзге бодайдан - 16,0 центнер, язгы бодайдан - 25,2 центнер, арпадан - 32,2 цент­нер, борчакның һәр гектарыннан уртача 18,0 центнер уңыш җыела.

Басуларда 65 "кыр корабы" эшли. Урып-җыю эшләре барлык мәйданның 66 процентында төгәлләнде.

Быел салам-печәнне рулоннарга бәй­ләтү темпы бик югары, район күләмендә барлыгы 100 меңгә якын рулон саклау урыннарына куелды.

9 августка районда 20 дән артык комбайнчы 10 мең центнердан артык ашлык суктырып алды. 20 мең центнер чигенә якынлашучылар да бар. Армый эшләгез, хөрмәтле кыр эшчәннәре!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: жатва–2012