Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыр хезмәт чыныктырган

"Алдынгылар җыелышларында күп йөрдем, гел макталып тордым. Биш бала үстердем, колхозның бер эшеннән дә калмадым. Иң күп чөгендер уңышы ала идем. Авыр хезмәтне күп башкарсам да, шөкер, 90 яшемне дә күрдем. Эш кешене чыныктыра гына ул", - дип сөйли-сөйли тормыш юлы белән таныштырды Дәвеш авылында гомер кичерүче Һәдия әби Камалова....

"Алдынгылар җыелышларында күп йөрдем, гел макталып тордым. Биш бала үстердем, колхозның бер эшеннән дә калмадым. Иң күп чөгендер уңышы ала идем. Авыр хезмәтне күп башкарсам да, шөкер, 90 яшемне дә күрдем. Эш кешене чыныктыра гына ул", - дип сөйли-сөйли тормыш юлы белән таныштырды Дәвеш авылында гомер кичерүче Һәдия әби Камалова. Үзенә күрсәтелгән хөрмәттән бик канәгать булып РФ Президентының Котлау открыткасын, район башлыгы исеменнән тапшырылган чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләкләр өчен кат-кат рәхмәтен ирештерүебезне үтенде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ранис Әхмәтшин белән ветераннарның район Советы рәисе Мәнфүсә Хәкимҗанова аңа иң җылы теләкләрен юлладылар. Һадия әби бүген тормышына шөкер итеп балалары, оныклары шатлыгына сөенеп бәхетле картлык кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 90 яшь