Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас комсомоллары яшьлекләрен искә алды

Комсомол - безнең яшьлегебез. Комсомол диюгә безнең буын күз алдына Павел Корчагиннар, Зоя Космодемьянскаялар, Рифгать Миргазизовлар, Бөтенсоюз удар төзелешләре, чирәм җирләрне үзләштерү килеп баса. КамАЗ үзе генә дә ни тора бит! Шундый гигант яшь калаларны комсомоллар торгызды. Алты орденлы Ленин комсомолы сафларында торуыбыз белән без бик горурлана идек. Комсомол безне...

Комсомол - безнең яшьлегебез. Комсомол диюгә безнең буын күз алдына Павел Корчагиннар, Зоя Космодемьянскаялар, Рифгать Миргазизовлар, Бөтенсоюз удар төзелешләре, чирәм җирләрне үзләштерү килеп баса. КамАЗ үзе генә дә ни тора бит! Шундый гигант яшь калаларны комсомоллар торгызды. Алты орденлы Ленин комсомолы сафларында торуыбыз белән без бик горурлана идек. Комсомол безне үстерде, кешелекле булырга, хезмәт сөяргә өйрәтте. Башта Ленин оныклары - октябрятлар булдык. Түшләребезгә Кызыл йолдыз төшерелгән значок таккан чакта бездән дә бәхетле кеше булмагандыр. Тырышып укырга, өлкәннәрне ихтирам итәргә, дусларга хыянәт итмәскә, игелекләр генә кылырга сүз бирдек. Муеннарына янып торган кызыл галстук бәйләгән абый-апаларга карап, безнең дә алар кебек үсәсебез килде. Пионериянең өлкән туганы - комсомол сафларына кергәндә без инде чын патриотлар булып җитештек. Октябрят, пионер, комсомол значокларын, 1962нче елдагы комсомол билетымны мин бик кадерләп саклыйм.

25 октябрь көнне ВЛКСМның 95 еллыгы уңаеннан Татарстанның барлык шәһәр-районнарыннан 500дән артык элеккеге комсомол активистлары Казанга җыелды. Районыбыздан дүрт кешелек делегация - Апастан Сәүдә апа Әхмәдуллина, Роза Ногманова, Равил Гобәйдуллин, һәм мин - шушы матур очрашуда катнашу бәхетенә ирештек. Очрашу башланганчы Казан шәһәренең истәлекле урыннарына искиткеч бай эчтәлекле экскурсия булды.

Бәйрәмгә үзе дә комсомол активистыннан парламент рәисе дәрәҗәсенә күтәрелгән Фәрит Мөхәммәтшинның килүе, аның тирән эчтәлекле чыгышы тантанада катнашучыларның көчле алкышларына күмелде. Аның комсомолга һәм хәзерге яшьләр тормышына биргән бәясе бик мәгънәле булды. Парламент рәисен дә яшьләр арасындагы тәртипсезлек, әхлаксызлык, наркомания, эшсезлек бик борчый. Очрашуга килүчеләр данлы үткәннәрне хәтерләрендә яңарттылар, дуслары белән очраштылар. Россиянең халык артисты, Ленин комсомолы премиясе лауреаты булган Ринат Ибраһимовның чыгышы да алкышларга күмелде. Комсомол активистлары үзләре дә сәхнә тутырып матур-матур чыгышлар ясадылар, бөтен залны гөрләттеләр.

Тантанада безгә иң охшаганы пионер, комсомол өмәләреннән җыелган акчаларга төзелгән Яшьләр үзәген яңадан яшьләргә кайтарылачагы турындагы белдерү булды һәм бу барлык катнашучыларның күңелләренә май булып ятты.

Бәйрәм күңелле үтте. Комсомол тарихка кереп калса да, ул туган көн - 29 октябрь безнең яшьлегебез, хәтирәләребез бәйрәме. Аны онытырга ярамый.

Яшьлегебезне искә төшереп, дусларыбызны күреп, алар белән аралашып мул табыннар артында сыйланып кайту зур истәлек, безне зурлап шушы бәйрәмгә җибәрүне оештырган өчен хакимиятебезгә без бик рәхмәтле.

Миләүшә Вәлиуллина,

пионер хәрәкәте, матбугат һәм хезмәт ветераны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: комсомол