Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ҮЗЕҢНӘН БАШЛАРГА КИРӘК

Әсгать һәм Рауза Бәд­ретдиновлар гаиләсен авылыбызда кечесе дә, олысы да хөрмәт итә. Кайчандыр Чирмешәндә бик матур гына эшләп килгән тире цехында бу осталар мамыктай эшкәртеп, әзерләп биргән сарык, куян, ондатра, төлке тиреләреннән тегелгән туннарга, бүрекләргә ихтыяҗ бик зур иде бит. Цехның төп оештыручы булган Әсгать аганы соңрак тагын да җаваплырак...

Әсгать һәм Рауза Бәд­ретдиновлар гаиләсен авылыбызда кечесе дә, олысы да хөрмәт итә.

Кайчандыр Чирмешәндә бик матур гына эшләп килгән тире цехында бу осталар мамыктай эшкәртеп, әзерләп биргән сарык, куян, ондатра, төлке тиреләреннән тегелгән туннарга, бүрекләргә ихтыяҗ бик зур иде бит. Цехның төп оештыручы булган Әсгать аганы соңрак тагын да җаваплырак вазифага - авыл газ хуҗалыгына күчерделәр, цех җитәкчесе итеп Рауза апаны билгеләделәр.

Бу гаилә әле генә үзенең Алтын туен билгеләп үтте. Багышыбызда алар өедәй чиста-пөхтә, гөлләр­гә, чәчәкләргә күмелгән йорт табуы бик читен. Авылыбыз күрке булган бу йорт хуҗасы һәм хуҗабикәнең матурлыкка га­шыйк­лыгын үзенә үрнәк итеп алучылар да бихисап. Ике оныклары, ике кызы һәм кияүләре өчен дә бар яктан үрнәк алар.

- Һәр елны бакчамда һәм өйдә кимендә 5ләп төп яңа сортлы чәчәкләр һәм гөлләр утыртам, быел менә алар саны егермегә җитте. Үсентеләрен, бүл­бе­ләрен тирә-күршеләргә дә бүләк итәм. Авылым урамнарының чиста һәм күзне иркәләрлек матур булуын телим, - ди Рауза апа. Ә Әсгать абый тугры, 50 ел бергә гомер иткән Рауза апага яратып, һәр­вакыт "Роза гөлем-гөл­кәем" дип кенә эндәшергә ярата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: день единства