Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балачакның гүзәл мизгелләре

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан районда зур күләмле бәйрәм чарасы узды. Биредә "Зөя" ял-сәламәтләндерү үзәгендә ял итүче, мәктәп яны лагерьларына йөрүче һәм ата-ана назыннан мәхрүм калган балалар җыелды. Барлыгы меңгә якын бала көн дәвамында рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты, уеннарда катнашты, очрашты-күреште, дуслашты. Район Сабан туе мәйданы...

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан районда зур күләмле бәйрәм чарасы узды. Биредә "Зөя" ял-сәламәтләндерү үзәгендә ял итүче, мәктәп яны лагерьларына йөрүче һәм ата-ана назыннан мәхрүм калган балалар җыелды. Барлыгы меңгә якын бала көн дәвамында рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты, уеннарда катнашты, очрашты-күреште, дуслашты.

Район Сабан туе мәйданы иртәдән үк балаларның шат авазларыннан гөр килеп торды. Балаларны автобуслар белән бәйрәмгә алып килү эше дә тиешенчә оештырылды. Саф һавалы яшел табигать кочагында сабыйлар күңелләре булганчы кәмит әйләнделәр, таганнарда атындылар, пониларда сәяхәт кылдылар. Бу көнне сәүдә нокталары да бары тик балалар ихтыяҗларын кайгыртып эшләде.

Җәйге каникуллар башланып киткән көннәрдә оештырылган бу бәйрәм, күңел ачулар белән беррәттән, киң профилактика чараларын да үз эченә алган иде. 106нчы янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Руслан Ромачков һәм Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе җитәкчесе Румбик Гәрәев хәвефсезлек кагыйдәләрен балаларның исләренә төшерделәр, кат-кат кисәттеләр. 106нчы янгын сүндерү бүлеге коллективы тормыш гөлләребез өчен судан бәйрәм салюты әзерләгән иде. Буа электр челтәренең яшьләр оешмасы Сабантуйга "Куркынычсыз каникуллар" дип исемләнгән программа әзерләп килде, электр белән сак булу кагыйдәләрен уеннар, чыгышлар аша аңлаттылар алар. Районның яшь гвардиячеләре нәниләр өчен кызыклы биремнәр, хәрәкәтле уеннар әзерләп килгәннәр иде. Уеннарда катнашучылар аларның махсус бүләкләренә дә лаек булдылар.

Сабан туе мәйданында балаларның шат авазлары, җыр-моңнары, дәртле биюләре бер генә минутка да туктап тормады. Һәр отряд үзенең концерт номерларын тәкъдим итте. Төркемнәр үзләре дә зур әзерлек белән килгәннәр иде. Борнаш мәктәбе хәтта лагерьның эмблемасын төшергән бердәй киемнәр дә тектергән.

Шулай ук балачак бәйрәменә ямь өстәп, Габдулла Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясе артистлары шоу-тамаша тәкъдим итте. Казан кунаклары клоуннар чыгышы, гаҗәеп маҗаралар, фокуслар, дәртле биюләр, табышмаклы уеннар белән шаккатырдылар.

Балалар - безнең тормыш чәчәкләребез. Бу көнне дә Сабан туе аланы аллы-гөлле чәчәкләргә күмелде. Күзләрендә нур, йөзләрендә бәхет чаткысы, иреннәрендә елмаю иде балаларның. Балачакның бәйрәмдәге бәхетле мизгелләре белән район башлыгы Р.Н. Заһидуллин да уртаклашты, бәйрәм барышы белән якыннан танышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: праздник для детей для детей