Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Халыкны нәрсә борчый?

Бу көннәрдә районның җитәкче-белгечләре икегә бүленеп авыл җирлекләрендә халык белән очраштылар. Бер төркеме - район башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Әхмәтҗанов, икенчесе - район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова җитәкчелегендә һәрбер авылның социаль-көнкүреш биналарында булып халык белән аралаштылар. Халык җыеннары быел башкачарак итеп оештырылды, ягъни кабул итү формасында иде. Сораулары, хәл итәсе...

Бу көннәрдә районның җитәкче-белгечләре икегә бүленеп авыл җирлекләрендә халык белән очраштылар. Бер төркеме - район башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Әхмәтҗанов, икенчесе - район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова җитәкчелегендә һәрбер авылның социаль-көнкүреш биналарында булып халык белән аралаштылар. Халык җыеннары быел башкачарак итеп оештырылды, ягъни кабул итү формасында иде. Сораулары, хәл итәсе мәсьәләләре булган һәрбер кеше бирегә килеп гозерен әйтеп, урында ук җавабын да алды. "Олы йортта ни булса, кече йортта шул бар", - ди халык мәкале. Зур авылларның да, халык аз яшәүче авылларның да тормыш-мәшәкатьләре, проблемалары уртак һәм барысы да чишелеш көтә. Халык белән күзгә-күз очрашуларда һәр авылда да диярлек иясез яки хуҗалары чылбырдан ычкындырып урамга чыгарып җибәргән этләр белән нишләргә дип борчылалар. Шулай ук "Чиста су" дәүләткүләм программа үтәлеше буенча да район җитәкчеләренә күп кенә тәкъдимнәр әйтелде. Җир пайлары, урам утлары, юллар салу, халыкны икмәк һәм башка көндәлек кирәк-ярак товарлар белән тәэмин итү, күперләр төзелеше иң еш күтәрелгән мәсьәләләр иде. Халыкның моң-зары, бирелгән сорауларының һәммәсе аерым протоколга кертелде, аларны хәл итү юллары, вакыты һәм җаваплы кешеләр билгеләнде. Без дә үз чиратыбызда сорауларга җавапларны газета битләре аша яктыртып барачакбыз.

Гражданнарны кабул итүләр барышында 2013 елда районда планлаштырылган төзелешләр, куелган максатлар турында да халык кызыксынып, ышаныч белән тыңлады. Быел Свияжный бистәсендәге нәниләр яңа бакчалы булачаклар, ә Иске Әнәле һәм Сатмыш авылында яңа фельдшер-акушерлык пунктлары ишекләрен ачачак. Шулай ук дәүләткүләм программа буенча районның тагын 10 авылына ФАП төзү өчен 100әр мең сум күләмендә акча биреләчәк. Биештә күпфункцияле мәдәният йорты төзү дә планлаштырыла. Чирмешән һәм Кильдураз мәктәпләренә капиталь ремонт үткәрү, шулай ук Кильдураздагы күпкатлы йортны төзекләндерү һәм башка күркәм эшләр - барысы да халык өчен булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: халык жыеннары