Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Халык асфальт сорый

19 ноябрьдә Болгаер, Борнаш, Күккүз, Чүрибураш, Йомралы, Идрәз, Черкен авылларында район башлыгы Р. Н. Заһидулин халык белән очрашып хәзерге вакытта районда алып барылган политика белән таныштырды.

Борчыган проблемалы сорауларга җаваплар бирде. Шунысы игътибарга лаек: халык район тормышы һәм үзенең киләчәге өчен күрелгән чаралар турында хәбәрдар, йөрәген нык борчыган проблемалары юк. Күп кеше юл төзелеше белән кызыксына. Бу елларда гаять зур күләмдә юллар салына, ләкин кешегә бит һаман күбрәк кирәк. Инде урамнарга да асфальт сорыйлар. Башта һәр авылны якындагы өч-дүрт елда асфальт белән тоташтыру бурычы куела. Ә инде аннан соң урамнарга да чират җитәр... Район башлыгы халык сораулары буенча якындагы елларга төзелгән программа белән һәр авыл халкын таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев