Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ходай бүләге

"90 яшьтән соң яшәлгән гомерне ходай бүләге дип әйтәләр. Мин шул "бүләк"не ваклый башладым инде", - дип каршы алды безне Әлмәндәр авылында яшәүче хезмәт ветераны Оркыя апа Хәбибуллина. Сугыш чоры баласына үз башыннан бик күпне кичерергә туры килә. Яшүсмер кыз сугыш башлангач тракторга утыра һәм 13 ел дәвамында алны-ялны белмичә...

"90 яшьтән соң яшәлгән гомерне ходай бүләге дип әйтәләр. Мин шул "бүләк"не ваклый башладым инде", - дип каршы алды безне Әлмәндәр авылында яшәүче хезмәт ветераны Оркыя апа Хәбибуллина. Сугыш чоры баласына үз башыннан бик күпне кичерергә туры килә. Яшүсмер кыз сугыш башлангач тракторга утыра һәм 13 ел дәвамында алны-ялны белмичә басу-кырлар иңли. Кияүгә чыккач та хезмәтен дәвам итә әле ул. Сугыштан саулыкларын югалтып кайткан ир-атларны алмаштыра. "Тракторым "тыңламый" башласа елап абый янына киләм, көнлек норманы тутырырга җан талаша идем инде", - дип искә ала. Тормыш төрле яклап сыный аны, үзе әйткәнчә, кайгы-хәсрәтне өеп-өеп бирә. Кече яшьтән үк биш баласы - кайсы авырып, кайсы бәхетсезлек очрагы белән вафат була. Ата-ана бар йөрәк җылысын калган ике балалары - Раһиб белән Рәхидәгә бирә. Хәлилулла абый да сугыш яраларыннан терелә алмыйча якты дөньядан китеп бара. Тормыш туктамый, ике бала да үсеп җитеп үз гаиләләрен коралар. Ләкин кайгы җиле аларның капкасын кабат-кабат килеп "шакый" шул. Төп йортта җитешле тормышларына куанып, ике улларына сөенеп яшәп ятканда аяусыз үлем киленнәре Хәмдияне вакытсыз гүргә кертә, бу хәсрәт басылып та өлгерми Раһиб фаҗигале төстә вафат була. Болар бит барысы да бер ана йөрәгенә! Ничек түзә, ничек күтәрә ул кечкенә генә йөрәк! Ә язмыш "кыйнавын" дәвам итә. Күп тә үтми армия хезмәтеннән кайтып Казанга эшкә урнашкан оныгы фаҗигале төстә үлеп китә. Бүген Оркыя апа икенче оныгы Радик тәрбиясендә яши, хәленнән килгәнчә хуҗалыкта булышып тора. Бакырчыда тормыш итүче кызы Рәхидә дә төп нигезгә еш килә. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ранис Әхмәтшин, ветераннарның район советы рәисе Мәнфүсә Хәкимҗанова һәм Әлмәндәр авыл җирлеге башлыгы Наилә Камалиева Оркыя апаны күркәм бәйрәме белән тәбрикләп РФ Президентының Котлау открыткасын, район башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләрен тапшырдылар. Өй тулы якыннары, туганнары янәшәсендә Оркыя апа бик тә бәхетле иде бу көнне. Шатлыклар алга таба да аны урап узмасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Оркыя апа Хђбибуллина