Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Игътибар!!! Саранчаны таныйсызмы?

2-3 ел рәттән килгән корылык Татарстанга тагын бер афәт-саранча явы ябырылуга сәбәр булды,-диде 2 июльдә узган брифингта ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов. Көненә бертуктамый 20 сәгать очып һәм тәүлегенә 400 км. юл үтәргә сәләтле саранча "болытлары" үзе үткән җирдә кара җир генә калдыра. 1 тонна саранча көтүе 2 мең...

2-3 ел рәттән килгән корылык Татарстанга тагын бер афәт-саранча явы ябырылуга сәбәр булды,-диде 2 июльдә узган брифингта ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов. Көненә бертуктамый 20 сәгать очып һәм тәүлегенә 400 км. юл үтәргә сәләтле саранча "болытлары" үзе үткән җирдә кара җир генә калдыра. 1 тонна саранча көтүе 2 мең ярым кешегә җитәрлек яшеллек ашый, гомер озынлыгы 100 көнгә җитә. Бер ана саранча 500 йомырка сала. Аны инде республиканың 20 ләп районында тапканнар. Татарстанның 50 мең гектарлык иген кырларына куркыныч яный. Самолет-дельтопланнар, тагылмалы һәм иңгә асыла торган сиптергечләр белән саранча яуларына каршы көрәш оештырылган. Районда бу корткычларга тап булсагыз, кичекмәстән авыл җирлекләренә, Апаста оештырылган оператив штабка 21-3-61, 21-6-55 телефоннарына шалтыратыгыз. Зур афәтне шулай гына кисәтеп, булдырмый калу мөмкин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: саранча