Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Очрашалар, аралашалар, ярышалар

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан районда төрле бәйгеләр уза. 5 декабрь көнне дә район мәдәният йортында социаль яклау идарәсе һәм районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге мөмкинлекләре чикләнгән урта һәм өлкән яшьтәге ир-атлар арасында шашка-шахмат ярышлары оештырдылар. Биредә мөмкинлекләре чикләнгән, төрле авыллардан килгән 20 кеше катнашты. Бәйге шактый озак дәвам итте, һәркайсы...

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан районда төрле бәйгеләр уза. 5 декабрь көнне дә район мәдәният йортында социаль яклау идарәсе һәм районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге мөмкинлекләре чикләнгән урта һәм өлкән яшьтәге ир-атлар арасында шашка-шахмат ярышлары оештырдылар. Биредә мөмкинлекләре чикләнгән, төрле авыллардан килгән 20 кеше катнашты. Бәйге шактый озак дәвам итте, һәркайсы җиңүгә өметләнде. Соңыннан призлы урыннарны яулаучылар Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Барлык катнашучыларга да кызыксындыру бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шашки–шахматы