Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кайнар эздән…

21 апрель төнендә Б. авылында язылышмыйча гына бергә яшәүче 27 яшьлек А. белән 35 яшьлек Н. арасында тавыш чыга. Үз-үзен белештермәслек дәрәҗәгә җиткән Н. аны йодрыклары белән кара янганчы кыйный һәм идән астына төртеп төшерә. Алынган авыр тән җәрәхәтләреннән А. караңгы, салкын базда бик тиз вафат була… Эз яшерү нияте...

21 апрель төнендә Б. авылында язылышмыйча гына бергә яшәүче 27 яшьлек А. белән 35 яшьлек Н. арасында тавыш чыга. Үз-үзен белештермәслек дәрәҗәгә җиткән Н. аны йодрыклары белән кара янганчы кыйный һәм идән астына төртеп төшерә. Алынган авыр тән җәрәхәтләреннән А. караңгы, салкын базда бик тиз вафат була… Эз яшерү нияте белән тузган өйне җыештырып, идән асты баз капкачын ябып маташкан мәлендә өйгә полиция участок инспекторы Дамир Сираҗев белән тикшерүче Илсур Шиһабиев керүен һәм янына килеп басуын сизми дә кала ул…

Ришат Җамалиев.

- Кылынган җинаятьнең 10 минутта ук ачылу сере бик гади һәм ул район хокук сакчыларының оператив эшләвенә турыдан-туры бәйле, - дип саный район прокуроры Ришат Шакиров. - Бу авылда берәүне урамда кыйнаганнан соң ул район үзәк хастаханәсенә китерелә. Участок инспекторы Сираҗев аны шунда калдырып, вакыйгалар агышын ачыклау максатыннан авылга килә. Шаһитлар эзләү, хакыйкатьне ачыклау максатыннан алар җинаять яңа гына башкарылган бу йортка да керәләр… Калганы инде әйткәнемчә, район хокук сакчыларының һөнәри осталыгы нәтиҗәсе. Хәзерге вакытта җинаять кылуда шикләнелүче сак астында һәм эш РФ Тикшерү Комитеты карамагына җибәрелде. Бу төр җинаять буенча РФ Җинаятьләр Кодексының 111нче маддә, 4 нче өлеше буенча 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев