Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кечкенә генә булса да изгелек тели йөрәк

Борнаш урта мәктәбе укучылары "Изге эшләр" акциясенә бик теләп кушылдылар. Бу көннәрдә ялгыз яшәүче өлкәннәр яшьләрнең игътибарын, хөрмәтен һәм ярдәмен икеләтә татыдылар. Ир-егетләр кыш өчен утын әзерләү, көзге уңышны җыеп алу, бакча казу кебек эшләрне бик теләп һәм тырышып башкардылар. Кыз балалар ялгыз яшәүче өлкәннәрнең өйләренә камыр ашлары әзерләп бардылар,...

Борнаш урта мәктәбе укучылары "Изге эшләр" акциясенә бик теләп кушылдылар. Бу көннәрдә ялгыз яшәүче өлкәннәр яшьләрнең игътибарын, хөрмәтен һәм ярдәмен икеләтә татыдылар. Ир-егетләр кыш өчен утын әзерләү, көзге уңышны җыеп алу, бакча казу кебек эшләрне бик теләп һәм тырышып башкардылар. Кыз балалар ялгыз яшәүче өлкәннәрнең өйләренә камыр ашлары әзерләп бардылар, бүлмәләрен җыештырырга булыштылар. Әби-бабайларның ихлас күңелдән теләгән рәхмәт сүзләре алар өчен дә шатлык булды. Укучылар кечкенә генә булса да изгелек эшләүләренә сөенделәр. Хокук бозуларны кисәтүче "Ритм" һәм "Форпост" отряды әгъзалары бу эшләрдә башлап йөрүчеләр булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акция