Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хастаханәгә мөрәҗәгать итүчеләрнең 90%ы тикшерелеп карыйм әле дип кенә килә

Республика Сәламәтлек Саклау министры Марат Садыйков әйткәнчә, поликлиникалар планлы эшләмәгәндә, ашыгыч мөрәҗәгать итүләр кискен кимегән.

(17 июнь, “Апастово-информ”). 


Поликлинакалар планлы кабул итүгә ябык чагында җиденче шәһәр хастаханәсендә һәм ДРКБга мөрҗәгать итүчеләрнең 90%ы шикләнеп кенә тикшеренергә килүчеләр. Бу хакта белдереп, Татарстан Сәламәтлек Саклау министры Марат Садыйков болай диде: “Элегрәк, җиденче шәһәр хастаханәсенә һәм ДРКБга тәүлеккә, уртача алганда, 340-350шәр кеше мөрәҗәгать итә иде. Аларның 50%ы дәваланырга ятуга риза булмыйлар иде. Ә инде хәзерге чорда 80-90% мөрәҗәгать итүченең үзендә берәр авыруга шикләнеп килүчеләр икәнлеге ачыкланды. 
Ә инде үзизоляцияләү чорында ашыгыч хәлләр белән поликлиникага мөрәҗәгать итүчеләр бөтенләй булмады диярлек. 
Татарстанда поликлиникалар хәзер эшли башлады. “Күбесенчә иртәнге 8дән 11гә кадәр киләләр. Төштән соң килүчеләр юк дәрәҗәсендә. Ләкин, без бөтен эпидемиологик чараларны күрергә тиеш. Битлекләр, перчаткалар булсын, дистанция саклансын”, - дип белдерде Республика Сәламәтлек Саклау министры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев