Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Комбайннар 24 сәгать кырда

"Свияга" агрофермасының Горбунов берләшмәсе хезмәтчәннәре урып-җыю эшләренә оешкан төстә һәм тулы куәтенә керештеләр. Бүген "Московская" сортлы көзге бодай басуында унбер кыр корабы эшли. Сап-сары гәрәбәдәй иген кыры. Тулы башаклар арасында бер генә чүп үләне дә күренми. Бер сафка тезелеп кыр кораблары килә. Алар артыннан рәт-рәт теземнәр кала. Елына күрә уңышы...

"Свияга" агрофермасының Горбунов берләшмәсе хезмәтчәннәре урып-җыю эшләренә оешкан төстә һәм тулы куәтенә керештеләр. Бүген "Московская" сортлы көзге бодай басуында унбер кыр корабы эшли.

Сап-сары гәрәбәдәй иген кыры. Тулы башаклар арасында бер генә чүп үләне дә күренми. Бер сафка тезелеп кыр кораблары килә. Алар артыннан рәт-рәт теземнәр кала. Елына күрә уңышы да әйбәт чыга. Комбайннар янында ук янгын сүндерү машинасы кизү тора.

- Эшне тәүлек әйләнәсе оештырдык. 24 сәгать дәвамында кырда комбайннар гөрелтесе тынып тормый. Бер төндә 870 тонна икмәк суктырып алалар. Механизаторларыбыз тәҗрибәле, булдыклы, урып-җыю чорының әһәмиятен белеп эшлиләр, - ди берләшмә җитәкчесе Кәфил Гыймранов.

Хезмәткәрләр көнгә дүрт тапкыр кайнар ризык белән тәэмин ителә. "Эшләгән кешегә хөрмәт зур бездә. Җитәкче-белгечләр яныбызда, һәрчак хәлебезне белешеп торалар. Кырда тамак ялгаулары үзе бер күңелле, тәмле-тәмле ашлар белән сыйланабыз, - диләр игенчеләр үзләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев