Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Котлыйбыз!!!

17 ноябрь көнне Иске Әнәле авылында яшәүче иң изге, иң сөйкемле кешеләрнең берсе булган газиз әниебез Шайдуллина Рафия Алим кызының олуг юбилее үтәчәк. Бүген барыбыз өчен дә илаһи зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә рәхимле, әнидән дә олы җан юктыр. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакьлеген аңларга өйрәтүче,...

17 ноябрь көнне Иске Әнәле авылында яшәүче иң изге, иң сөйкемле кешеләрнең берсе булган газиз әниебез Шайдуллина Рафия Алим кызының олуг юбилее үтәчәк.

Бүген барыбыз өчен дә илаһи зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә рәхимле, әнидән дә олы җан юктыр. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакьлеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән 5 балага иман иңдерүче Әниебез!

Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Кадерле әниебез, алдагы гомер елларында тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә шатлык белән үтәргә язсын!

Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, туганнарыңның игътибарын һәм ихтирамын тоеп, пар канатың белән тигезлектә хәерле, тыныч картлыкта гомер ит.

Синең безгә күрсәткән игелекләреңне уйлап та, санап та бетерерлек түгел. Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа, Әнкәй! Тагын бик күп еллар туган йортыбызның яме булып, күңелеңдәге җан җылысының нурын сүндермичә, без балаларыңа яшәеш чыганагы булып, бәхетле күрешүләр насыйп итеп торсын иде.

Гомерең матур узсын, әниебез,

Кайгы-хәсрәт килә күрмәсен.

Йөзең һаман аяз, көләч булсын,

Күзләреңнең нуры сүнмәсен.

Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,

Белдерәбез туган көнеңдә.

Үстердең син безне, кеше итеп,

Олы рәхмәт барсы өчен дә.

Әниебез синең юлларыңа

Бәхетләр яуса иде.

Безнең өчен һәрчак шулай

Яшь булып калсаң иде.

Иң изге теләкләр белән - балаларың Дамир-Рания, Радиф, Рәҗәп-Гөлия, Марат-Лилия, Илназ-Рәсимә, оныкларың. Бу теләкләргә тормыш иптәшең Илдус һәм кода-кодагыйлар да кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев