Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кышның озын булмавы хәерле...

- Йомралы берләшмәсе ферма терлекләре өчен быел кимендә 16 мең тонна сенаж әзерләү өчен шартлар һәм мөмкинлекләр җитәрлек, - ди баш идарәче Рөстәм Хәмидуллин. 4 июньдә базга беренче тиешенчә кипшетелгән, җилләтелгән яшел масса олаулары кайтарылды. Аеруча, тагылмалы "КамАЗ" шоферы Рамил Дәүләтшин басу-ферма рейслары саны буенча алдынгы урында бүген. "Амкадор", "МТЗ-1221"...

- Йомралы берләшмәсе ферма терлекләре өчен быел кимендә 16 мең тонна сенаж әзерләү өчен шартлар һәм мөмкинлекләр җитәрлек, - ди баш идарәче Рөстәм Хәмидуллин.
4 июньдә базга беренче тиешенчә кипшетелгән, җилләтелгән яшел масса олаулары кайтарылды. Аеруча, тагылмалы "КамАЗ" шоферы Рамил Дәүләтшин басу-ферма рейслары саны буенча алдынгы урында бүген. "Амкадор", "МТЗ-1221" тракторы белән яшел массаны тигезләп, таптап торучы Рамазан Гашыйгуллин, Фаил Вафин, учетчы Альфред Сафин, бригадир Илдус Галиәкбәров кырдан кайтарылучы үләннең вак һәм "ватылмаган" булуы аңардан бер дигән сенаж әзерләү мөмкинлеге бирә дип саныйлар.
Үзәккә үткән 2010 елгы корылыкны һәм аның нәтиҗәләрен онытырлык түгел. Шуңа да «Зөя» агрофирмасында үткәндәге ялгышларны кабатламау хәерле дип саныйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сенаж ђзерлђњ