Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Минем әти дә танкист булган

Апас аграр көллиятендә инде бишенче ел ир-егетләрне хәрби хезмәткә кулларына МТЛБ бронетранспортер механик-йөртүче таныклыгы биреп озаталар. Шул чорда 250 яшь апаслы, бирегә килеп укучы якын-тирә 5 район яшьләренә хәрби хезмәт әнә шуңа күрә җиңел бирелә. Быел бу аерым төркемне тәмамлаган 25 булачак танкист 6 июльдә махсус полигонда 50 километрлык "марш-бросок"...

Апас аграр көллиятендә инде бишенче ел ир-егетләрне хәрби хезмәткә кулларына МТЛБ бронетранспортер механик-йөртүче таныклыгы биреп озаталар. Шул чорда 250 яшь апаслы, бирегә килеп укучы якын-тирә 5 район яшьләренә хәрби хезмәт әнә шуңа күрә җиңел бирелә.

Быел бу аерым төркемне тәмамлаган 25 булачак танкист 6 июльдә махсус полигонда 50 километрлык "марш-бросок" ка чыкты. Район хәрби комисары Илшат Паймурзин, инструктор укытучылар Азат Хәйруллин, Хәлим Гыймадиев егетләрнең осталыгын югары бәяләделәр. Курсантлар Ришат Нәҗметдинов, Фәннур Вафин, Сергей Сахаров, Илдар Сәлимов, Зөлфәт Гатиятуллин маршрутны төгәл вакытка сыешып һәм бик пөхтә үттеләр.Инструктор Азат Хәйруллинның улы, әле 8 нче сыйныфны гына тәмамлаган Айрат та хәрби хезмәтен танк гаскәрләрендә үтәм дип хыяллана. Мәктәп, район һәм республикакүләм "Аҗаган", хәрби-патриотик конкурс-бәйгеләрдә дә район данын бик лаеклы яклый булачак яшь танкист.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бронетранспортер