Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Министр буш кул белән йөрми ул…

22 ноябрьдә Апасның район Мәдәният йорты каршындагы үзәк мәйданга 12 берәмлек янгын сүндерү техникасы автоколоннасы килеп туктады. Бөтенесе яңа, һәммәсенә 4 әр тонналык су цистернасы куелган. Насослары да яңа типлы, секундына 20 литр суны 30-50 метр ераклыкка кадәр сиптерергә сәләтле. Бу заманча җиһазлар "вездеход ЗИЛ" шассиена урнаштырылган. Димәк, аларга әлегә...

22 ноябрьдә Апасның район Мәдәният йорты каршындагы үзәк мәйданга 12 берәмлек янгын сүндерү техникасы автоколоннасы килеп туктады.

Бөтенесе яңа, һәммәсенә 4 әр тонналык су цистернасы куелган. Насослары да яңа типлы, секундына 20 литр суны 30-50 метр ераклыкка кадәр сиптерергә сәләтле. Бу заманча җиһазлар "вездеход ЗИЛ" шассиена урнаштырылган. Димәк, аларга әлегә авылларга хас юлсызлык та, кар-буран, яңгыр да киртә була алмый. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре аңлатуынча, бу машиналар элек Россия Хәрби Көчләре составында булып, Татарстан Президенты үтенече буенча республика хөкүмәте карамагына тапшырылганнар. "КамАЗ" автозаводы цехларында аларга тулы капиталь ремонт һәм реконструкция үткәрелгән.

Ә 23 ноябрь иртәсендә районга ТР Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар иминлеге министры, генерал-майор Рафис Хәбибуллин килде.

- Без бүген Татарстан һәм Апас районы тарихында чираттагы тарихи вакыйга шаһиты, - диде министр үз чыгышында. - Республикабызның Идел аръягындагы 7 районда быел 12 өстәмә янгын постлары файдалануга тапшырылды. Шуларның өчесе Апас районының Чирмешән, Урта Балтай һәм Әлмәндәр авылларында төзелде. Тулысынча җиһазландырылган бу янгын деполары санаулы 2-3 айда реконструкцияләнеп, сафка бастырылды. Район җитәкчелегенең алдан уйлап һәм максатчан эшләвен без югары бәялибез. Шуңа да, Апас районы янгынчыларына яңа, заманча 5 янгын сүндерү автомашинасы бирү турында карар кабул ителде. Шуның өчесенең сертификатларын һәм ачкычларын бүген тапшырабыз…

Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар иминлеге район идарәсе җитәкчесе Леонид Ромачков болай дип белдерде:

- Апас районында бүген тиешенчә җиһазланган, әзерлекле кадрлар белән тулысынча тәэмин ителгән, янгыннан саклану 17 ирекле халык дружинасы оештырылды. Махсус деполардагы 25 данә махсус техника тулы әзерлектә халык байлыгы сагында тора. Апастагы үзәк, 106 нчы янгын частенда 40 кешелек коллектив, иң заманча техника паркы тупланган. Моннан 30 ел элек төзелгән бу янгын депосына капиталь ремонт үткәрү инде төгәлләнү алдында. Яңа, 2012 елны коллективыбыз затлы итеп, заманча үзгәртеп корылган административ бинада каршылаячак. Моннан 3 элек район янгын частенда булдырылган бердәм үзәк диспетчерлык пункты (ЕДДС) хезмәте эшебезне күпкә җиңеләйтте. Биредә махсус әзерлекле 5 белгеч эшли. Моннан ике ел элек мәктәпләр, балалар бакчаларын, мәдәният объектларын янгын-сак куркынычсызлыгы сигнализациясе белән җиһазландыру буенча район программасы кабул ителгән иде. Бүгенгә районда социаль әһәмияткә ия 50 дән артык бинада шундый электрон сак җиһазлары монтажланды. Аларның пультлары район янгын часте үзәк диспетчер пункты компьютеры белән ышанычлы элемтә каналлары аша тоташкан. Районкүләм әһәмиятле башка корылмаларны һәм объектларны, сәүдә нокталарын, оешма һәм предприятиеләрне махсус аппаратура белән җиһазлау эше дәвам итә.

Тантанада тагын бер күңелгә ятышлы бүләкләү вакыйгасы булды. Р. Җ.Хәбибуллин район башлыгына ТР Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар иминлеге министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

Җавап сүзендә Р.Н.Заһидуллин киләчәктә дә районда янгын куркынычсызлыгы һәм аны кисәтү чаралары даими игътибар үзәгендә булачак дип ышандырды. "Бигрәк тә тузган махсус техника паркын яңартуга игътибар артачак", -диде ул.

Янгынны сүндерүгә караганда аны булдырмавы отышлырак. Шуңа да янгыннан саклану, аны кисәтүгә юнәлтелгән чаралар күрү, ирекле халык дружиналарына нәтиҗәле эшләү өчен шартлар булдыру буенча чираттагы район программасын кабул итү зарур. Янгыннан саклану ирекле халык дружинасы әгъзаларына тормыш-көнкүрештә төрле өстенлекләр, салым түләү, иминиятләштерүдә закон нигезендә күп төрле ташламалардан файдалану мөмкинлеге каралган. Быел Россия Федерациясендә "Янгыннан саклану ирекле халык дружиналары турында"гы (№100-ФЗ) закон гамәлгә керде. Шуңа нигезләнеп, Татарстанда да шундый ук закон (№48-ЗРТ) кабул ителде. Бу юнәлештә максатчан эшләп, һәр авыл җирлегендә 15 әр кешелек янгыннан саклану ирекле халык дружиналары төзү күздә тотыла. Җәмгыятьнең, иҗтимагый үсешебезнең бу чираттагы адымы, бүгенге тормыш таләбе. Үзебез булдырганны без үзебез ышанычлырак сакларга сәләтле һәм тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пожарные машины