Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Музейга паспорт алырга кил

29 августта көндезге икедә район тарихында иң беренче тапкыр Апас"Туган як" музеенда 14 яшь тулган яшь апаслыларга тантаналы шартларда тәүге паспорт биреләчәк. Урыннардан килгән тәкъдимнәрне өйрәнеп, район үзәгендә әнә шундый чираттагы кызыклы вакыйга көтелә. Районның паспорт-виза хезмәте, район хакимияте вәкилләре кулыннан беренче паспортын алачак егет һәм кызларның әти-әниләре катнашында бу...

29 августта көндезге икедә район тарихында иң беренче тапкыр Апас"Туган як" музеенда 14 яшь тулган яшь апаслыларга тантаналы шартларда тәүге паспорт биреләчәк. Урыннардан килгән тәкъдимнәрне өйрәнеп, район үзәгендә әнә шундый чираттагы кызыклы вакыйга көтелә. Районның паспорт-виза хезмәте, район хакимияте вәкилләре кулыннан беренче паспортын алачак егет һәм кызларның әти-әниләре катнашында бу тантана бик истә калырлык итеп үткәреләчәк. Шуның өчен махсус сценарий төзелде, истәлекле бүләкләр һәм музейның барлык экспозиция залларына экскурсияләр маршруты әзерләнде. Бу көннән башлап, Апаста һәр айның соңгы пәнҗешәмбесендә 14 яше тулганнарга беренче паспортларны шулай тапшыру йоласы гамәлгә кереп, ул озын гомерле булсын иде дип телибез һәм анда актив катнашырга чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев