Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тарихка язылган көн

27 гыйнвар - Ленинград чолганышыннан чыккан көн буларак билгеләп үтелә. Ленинград шәһәре Зур җирдән 1941 елның 8 сентябрендә өзелә. 900 көнлек чолганыш исән калганнарның хәтереннән беркайчан да җуелмаячак. 1944 елның 27 гыйнвары могҗиза белән исән калучыларның күңелләрендә өмет уята... "Сәләт" балалар иҗаты үзәгендә район хәрби комиссары Илшат Паймурзин һәм тынгысыз...

27 гыйнвар - Ленинград чолганышыннан чыккан көн буларак билгеләп үтелә. Ленинград шәһәре Зур җирдән 1941 елның 8 сентябрендә өзелә. 900 көнлек чолганыш исән калганнарның хәтереннән беркайчан да җуелмаячак. 1944 елның 27 гыйнвары могҗиза белән исән калучыларның күңелләрендә өмет уята...

"Сәләт" балалар иҗаты үзәгендә район хәрби комиссары Илшат Паймурзин һәм тынгысыз укытучы-пенсионер Әгъзам Хәмидуллин тырышлыгы белән оештырылган Дан музеенда да бу көн аерым билгеләп үтелде. Апас авылында яшәүче, Ленинград блокадасын кичергән 82 яшьлек Әдилә апа Алмашева музейда Апас мәктәбенең 9 класс укучылары (җит. Айдар Хәбибуллин) белән очрашып үзенең башыннан кичергәннәрен сөйләде. "Сугыш башланганда мин пионерлагерьда идем, минем балачагым 10 яшемдә тәмамланды. Чолганышта күргән михнәт-газапларым бүгенгедәй күз алдымда. Дөньялар имин булсын, бар теләгем шул", - диде ул күз яшьләренә төелеп. Кунакларны Әгъзам Хәмидуллин музей белән таныштырды, хәрби комиссар Илшат Паймурзин чыгышын да кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр. Соңыннан истәлеккә фотога да төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: музей тарих ленинград