Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тормыш сынауларында да сынатма!

Апас егете Илнар Бәширов әле шушы көннәрдә генә бер кочак Рәхмәт хатлары белән Мурманск өлкәсенең Североморск шәһәреннән хәрби бурычын үтәп кайтты. Матрос егет хәрби хезмәткә югары белем - энергетик белгечлеге алганнан соң киткән. Үзе әйткәнчә, бер ел бик тиз үткән. "Армиягә барудан куркып ятучыларны аңламыйм мин. Дөнья күреп, чыныгып кайтасың....

Апас егете Илнар Бәширов әле шушы көннәрдә генә бер кочак Рәхмәт хатлары белән Мурманск өлкәсенең Североморск шәһәреннән хәрби бурычын үтәп кайтты. Матрос егет хәрби хезмәткә югары белем - энергетик белгечлеге алганнан соң киткән. Үзе әйткәнчә, бер ел бик тиз үткән. "Армиягә барудан куркып ятучыларны аңламыйм мин. Дөнья күреп, чыныгып кайтасың. Туган ягыңның, якыннарыңның кадерен белергә, тормышны, сагынуны аңларга да менә дигән вакыт бу", - ди Илнар. Әтисе Мөсәлим, әнисе Фирая, абыйсы һәм башка якыннары аның белән чиксез горурланалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: армия, проводы