Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тормышыгыз гөрләп чәчәк атсын,Чәчкәләре мәңге саф булсын

Кемдер дөнья бетә дип шәм, шырпы, ярма һәм башка кирәк-яраклар җыйганда, гашыйк йөрәкләр туй мәшәкатьләре белән янып яшәде. Ахырзаман дигән уйдырмаларның борынына чиертеп, бу атнада 5 пар Кызыл туйларын бәйрәм итте. Кавышу көннәрен нәкъ менә 21 декабрьгә билгеләүчеләр дә бар иде. Бу көнне районның ЗАГС бүлегендә тантаналы шартларда Димөхәммәтовлар гаиләсе...

Кемдер дөнья бетә дип шәм, шырпы, ярма һәм башка кирәк-яраклар җыйганда, гашыйк йөрәкләр туй мәшәкатьләре белән янып яшәде. Ахырзаман дигән уйдырмаларның борынына чиертеп, бу атнада 5 пар Кызыл туйларын бәйрәм итте. Кавышу көннәрен нәкъ менә 21 декабрьгә билгеләүчеләр дә бар иде. Бу көнне районның ЗАГС бүлегендә тантаналы шартларда Димөхәммәтовлар гаиләсе теркәлде. Свияжский бистәсе егете Радик Димөхәммәтов гомерлек яры итеп Апас кызы Лилия Зәйнуллинаны сайлады. Радик яп-яшь булса да, районда оста кранчы буларак танылган, ә Лилияне без мөлаем, ягымлы, итагатьле сатучы буларак беләбез. Бүгенге көндә яшьләр икесе дә "Альтаир-1" оешмасында хезмәт итәләр. Яшьләргә гомерлек мәхәббәт, тигез, матур тормыш телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: туй