Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәмле сулы булдык, яки ... алданмагыз!

Апаста яңа су башнясы куелып, 4 чакрымнан артык яңа су юлы салынып, Яшьләр микрорайонына тоташтырылды. Район башлыгы имзалаган максатчан программа нигезендә халыкка түләүсез су кертү эшләре бүген дә дәвам итә. Район башлыгы Р.Н. Заһидуллин урында халык белән очрашып, аларның уй-фикерләре белән уртаклашты. Тәмле, чиста, сыйфатлы су белән тәэмин ителгән райондашларыбыз...

Апаста яңа су башнясы куелып, 4 чакрымнан артык яңа су юлы салынып, Яшьләр микрорайонына тоташтырылды. Район башлыгы имзалаган максатчан программа нигезендә халыкка түләүсез су кертү эшләре бүген дә дәвам итә. Район башлыгы Р.Н. Заһидуллин урында халык белән очрашып, аларның уй-фикерләре белән уртаклашты. Тәмле, чиста, сыйфатлы су белән тәэмин ителгән райондашларыбыз үзләренең канәгать булуларын һәм чиксез зур рәхмәтләрен белдерделәр. Шул ук вакытта очрашуга килүчеләр өлкәннәрне алдаларга, аларның гомерләре буе алны-ялны белми эшләп, хәләл көч белән булдырган акчаларына ия булырга теләүчеләр булуын да җиткеделәр. Гөлсинә апа Зәйнетдинова бу хакта бик ачынып сөйләде. "Чиста су белән тәэмин итәбез, фильтрлар урнаштырабыз дип йорттан-йортка йөрделәр. Алар: "Район башлыгының ризалыгы белән эшлибез, лаеклы ялда булучыларга ташламалар ясыйбыз", - дип ышандырырга тырыштылар", - диде ул. Район башлыгы бу хәбәрнең дәреслеген инкяр итте һәм халыкны уяу булырга, андый шикле тәкъдимнәр булганда, таныш түгел хезмәткәрләр килеп имзалар куйдырып йөргәндә район хакимия­тенә, полиция бүлегенә, авыл җирлегенә һәм редакциягә хәбәр итәргә чакырды. Таныш түгел кешеләрне өйләрегезгә якын җибәрмәгез, уяулыкны киметмәгез, күңелсез вакыйгаларга юл куймагыз, райондашлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: новый водопровод