Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста катнаш никахлы гаиләләр аңлашып яши

Моннан 35 ел элек Апас халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты диспетчеры чая, чибәр, сөйкемле Апас кызы Гөлфиягә тун тектерергә заказ бирергә кергән күрше Тәтеш районының Кече Шәмәк авылыннан килгән Николай Комиссаров үзенә гомерлек тормыш яры табуын сизми дә кала - яшьләр 33 ел элек гөрләтеп туй итәләр. Уллары Марат туенда...

Моннан 35 ел элек Апас халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты диспетчеры чая, чибәр, сөйкемле Апас кызы Гөлфиягә тун тектерергә заказ бирергә кергән күрше Тәтеш районының Кече Шәмәк авылыннан килгән Николай Комиссаров үзенә гомерлек тормыш яры табуын сизми дә кала - яшьләр 33 ел элек гөрләтеп туй итәләр.

Уллары Марат туенда да берничә милләт вәкиле дус-тату булып туй табыны артында утыра. Кильдураз тимер юл станциясендә бик абруйлы, зыялы Кузнецовлар гаиләсендә тәрбияләнгән Ирина бүген районара эчке эшләр бүлеге капитаны, ә Марат район гадәттән тыш хәлләр район идарәсендә янгынчы булып эшли. Дус, тату гаиләдә дәү әти, дәү әни һәм әти-әниләре шатлыгы - бүген икенче сыйныфта укучы Алинә үсеп килә.

Районда катнаш гаиләләр шактый. Ындырчы авылында моннан 25 ел элек кавышкан Себерче кызы Любовь һәм Рәшит Кәримовлар да бүген авыл күрке, 3 балаларына, яшьләргә бер дигән үрнәк булып гөрләтеп яшиләр. Яңа гына Сатламыш авылы мәдәният йортында үткән 3 авыл җирлегенең берләштерелгән ял концертында бу гаиләнең тормыш юлын чагылдырган бик матур хөрмәтләү чарасы уздырылды.

- Милләтләрне аерырга ярамый, үзара татулык, бердәмлекнең нигезе - бер-береңне аңлау, мәхәббәт белән ышанычка нигезләнгән хөрмәт белән карау, - диләр Комиссаровлар һәм Кәримовлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев