Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өлкәннәр компьютерга өйрәнә

"Сәләт" балалар иҗаты үзәгендә менә берничә ел рәттән өлкәннәр өчен компьютер түгәрәге эшләп килә. Ләйсән Төхвәтуллина җитәкчелегендәге бу түгәрәктә быел Апастан һәм авыллардан килеп 20 пенсионер компьютер серләренә төшенәләр. Ике группага бүленеп һәр атнаның дүрт көнендә икешәр сәгать шөгыльләнәләр икән. "Укучыларым" бик кызыксынучаннар, тиз отып, өйрәткәнне үзләштереп баралар, бер дәрестән...

"Сәләт" балалар иҗаты үзәгендә менә берничә ел рәттән өлкәннәр өчен компьютер түгәрәге эшләп килә. Ләйсән Төхвәтуллина җитәкчелегендәге бу түгәрәктә быел Апастан һәм авыллардан килеп 20 пенсионер компьютер серләренә төшенәләр. Ике группага бүленеп һәр атнаның дүрт көнендә икешәр сәгать шөгыльләнәләр икән. "Укучыларым" бик кызыксынучаннар, тиз отып, өйрәткәнне үзләштереп баралар, бер дәрестән дә калмаска тырышалар", - ди Ләйсән, сөенеп. Алты айлык курстан соң аларга пенсия фонды аркылы укыганнарын раслаучы белешмә - сертификат бирелә. Теләүчеләр алга таба да өйрәнүләрен дәвам итә алалар икән. "Интернеттан туганнарыбыз, дусларыбыз, балаларыбыз белән аралашабыз, биш еллык курслар булса да рәхәтләнеп йөриячәкбез", - диләр өлкәннәр канәгать калып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: компьютерный кружок для пожилых людей