Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өлгер шофер

Чирмешән авылыннан Азат Ситдиков инде 20 ел урып-җыю эшләренә зур өлеш кертә. Быел да ул беренче көннән үк "КамАЗ" машинасында басу белән ындыр табагы арасын җитез урады, "кыр корабларына" тоткарлыклар тудырмады. Машинасын елдагыча алдан ук бөртек коелмаслык итеп көйләп-җайлап куелган иде. Шулай ук чөгендер, йөк ташуда да иң җитезе ул....

Чирмешән авылыннан Азат Ситдиков инде 20 ел урып-җыю эшләренә зур өлеш кертә. Быел да ул беренче көннән үк "КамАЗ" машинасында басу белән ындыр табагы арасын җитез урады, "кыр корабларына" тоткарлыклар тудырмады. Машинасын елдагыча алдан ук бөртек коелмаслык итеп көйләп-җайлап куелган иде. Шулай ук чөгендер, йөк ташуда да иң җитезе ул.

Азат Ситдиков нинди генә техникага утырса да, аның җаен белә. Тракторын да иярләгән, "УАЗ"ын да йөрт­кән һәм сынатмаган ул. Инде менә "КамАЗ"ы да туктап торганы юк. Чөнки, Азат әтисе үрнәгендә тәр­бияләнгән, эш серләрен төшенгән. Гаилә башлыгы, Татарстан Республикасының Атказанган механизаторы Фоат абый бүген дә техника арасында кайнаша, улына төпле киңәш­ләрен бирә. Азат тормыш иптәше Гүзәлия белән 2 бала тәрбияләп үстерә. Төп нигездә, әти-әниләре янында, аңлашып, ярдәмләшеп яшиләр, һәр эшне күмәк­ләшеп башкаралар Ситдиковлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: труженики села