Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Олы Бакырчы мәдәният йортының яшел “күлмәге” килешле

Бу көннәрдә Олы Бакырчы мәдәният йорты үзгәрде, көязләнде, матурланды. Май чүлмәге тышыннан билгеле дигәндәй, ул ерактан ук балкып тора. Яшел күлмәге бик тә килешле үзенә. - Яшел төс - яшьлек төсе, сафлык төсе. Тыштан ук халыкны үзенә тартып торсын дип шушы төсне сайладык. Бинаның эченә дә күңелне күтәрә торган төсләр...

Бу көннәрдә Олы Бакырчы мәдәният йорты үзгәрде, көязләнде, матурланды. Май чүлмәге тышыннан билгеле дигәндәй, ул ерактан ук балкып тора. Яшел күлмәге бик тә килешле үзенә. - Яшел төс - яшьлек төсе, сафлык төсе. Тыштан ук халыкны үзенә тартып торсын дип шушы төсне сайладык. Бинаның эченә дә күңелне күтәрә торган төсләр алдык", - ди мәдәният йорты мөдире Зөлфия Сабирҗанова.

- Мәдәният йорты район башлыгы тәкъдиме белән төзекләндерелә башлады. Без бу яңалыкны бик сөенеп кабул иттек. Чөнки бина сафка басканнан бирле, соңгы 15 елда мондый үзгәрешләр кичергәне юк иде. Төзелеш материалларын район хакимияте булышлыгы белән алдык, ә эшне хезмәткәрләр үзләре башкара", - ди Олы Бакырчы авыл җирлеге башлыгы Рәшит Гыйльметдинов.

Чыннан да клуб мөдире Зөлфия Сабирҗанова һәм җыештыручы Гөлүсә Кәлимуллина юасын-юып, ямыйсын-ямап, буйыйсын-буяп, эшне төгәлләп баралар. Тамаша залы, дискотека һәм ял фойесы танымаслы булып үзгәргән. "Туган-тумачалар, апа-абыйлар да килеп булышты. Үзебез дә остарып беттек. Эшегез булса, әйтегез, ялт иттерәбез", - диләр алар уенын-чынын бергә кушып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев