Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өйдән торып тавыш бирү

Үзәк сайлау комиссиясе Россиянең кайбер регионнарында Конституция буенча электрон тавыш бирү хәзерли.

(25 май, Апастово-информ”).


Вирус чыгу халыкка күп уңайсызлыклар тудырды. Кеше хәзер бер-берсеннән читләшә. Менә шул шартларда Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирүне оештыру берникадәр катлаулылык чыгара. Шуңа күрә, Үзәк сайлау Комиссиясе берничә регионда Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча электрон тавыш бирүне сынап карый. Бу турыда Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Элла Панфилова Россия матбугат чараларына хәбәр итте. Болай эшләгәндә, кешеләрне коронавирустан саклау һәм тавыш бирүгә максималь халыкны җәлеп итү мөмкинлеге туа.


“Сүз - әлегә нибары өч-дүрт регион турында. Моңа кадәр Мәскәүдә кулланылган технология нигезендә булачак ул. Монда регионның үз инициативасы сорала. Ул моңа әзер булырга, куелган таләпләрне үтәргә тиеш”, - диде Панфилова.


Дистанцион төстә тавыш бирүне оештыру - сайлауга күп кешене тартырга, аеруча яшьләрне җәлеп итәргә мөмкинлек тудыра. Иң мөһиме - халыкны вирустан сакларга мөмкинлек була.


Берүк вакытта сайлау комиссиясе членнарының сайлау документларын тиз һәм төгәл эшләргә мөмкинлекләре арта. Электрон төстә тавыш биргәндә чыгымнар да кими.


Элегрәк, Россия Президенты Владимир Путин дистанцион төстә тавыш бирүне үткәрүгә рөхсәт бирүче законга кул куйган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев