Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

АПАС БӨТЕНЛӘЙ БАШКА ХӘЗЕР, – диде Президент

4 ноябрьдә Апаска республикабыз Президенты Рөстәм Миннеханов килде. Район үзәгендә нәкъ бер ел элек пәйда булган Салават Кәримов урамында бу көне Бөек Ватан сугышы ветераннары, аларның тол калган тормыш иптәшләре өчен аерым программа буенча төзелгән чираттагы 3 катлы, 18 фатирлы бишенче йорт бу көнне файдалануга тапшырылды. Биредә яшәү хокукы бирүче...

4 ноябрьдә Апаска республикабыз Президенты Рөстәм Миннеханов килде.

Район үзәгендә нәкъ бер ел элек пәйда булган Салават Кәримов урамында бу көне Бөек Ватан сугышы ветераннары, аларның тол калган тормыш иптәшләре өчен аерым программа буенча төзелгән чираттагы 3 катлы, 18 фатирлы бишенче йорт бу көнне файдалануга тапшырылды. Биредә яшәү хокукы бирүче ордерлар тапшыру тантанасында катнашып, чираттагы объектка кузгалыр алдыннан Президентны бу яңа йортның дүртенче фатирында яшәячәк 86 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Елена Дмитриевна Волкова чәй табынына дәште.

Аннан Президент Апас үзәгендә яңа төзелүче Боз сараена килеп, биредәге хәлләр белән танышты. "Республикада халык, яшьләребез өчен кирәкле спорт корылмаларының артуы, нәтиҗәле файдаланылуы өчен Татарстан җитәкчелеге киләчәктә дә нәтиҗәле эшләячәк, - дип белдерде ул төзүчеләр белән очрашып сөйләшү барышында.

Рөстәм Миннеханов Апас үзәгендәге үзгәрешләр нәтиҗәсендә булдырылган матурлык белән танышу ниятеннән, җәяүләп үтәргә карар итте. Ана һәйкәле белән танышты. Быел Җиңүнең - 66 еллыгы уңаеннан яңа төзелгән Батырлар мемориаль комплексында булды һәм бирегә чәчәкләр салды. Шулай ук быел гына файдалануга тапшырылган "Дулкын" бассейнының матурлыгына соклануын белдерде.

Президент район халкы, район активы белән очрашты. Үз чыгышында Рөстәм Миннеханов соңгы елларда Апастагы бик матур үзгәрешләрне уңай бәяләве, биредәге җитәкчелеккә ышануын һәм һәрьяклап ярдәм итәчәген белдерде. Халык белән очрашу вакытында аңа залдан торып сорау бирүчеләргә гади һәм аңлаешлы итеп җавап бирде.

Апас районына эшлекле визиты нәтиҗәләре белән Татарстан илбашы тулаем канәгать булуын белдерде һәм район халкына яңа уңышлар теләде, Корбан бәйрәме белән котлады һәм 4 декабрь - РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда актив катнашырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: президент