Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ЙОМРАЛЫДА МӘҮЛИД КИЧӘСЕ

Мәүлид аенда мөселман дөньясында Пәйгамбәребезне искә алу йөзеннән төрле чаралар үткәрелә. 5 февральдә Иске Йомралы авылында да бу уңайдан Мәүлид ашы үткәрделәр. Бирегә 50гә якын, динебезне хөрмәт иткән, изге Коръән серләренә төшенүче әби-апалар килгән иде. Моннан өч ел элек авыл халкы соравы буенча мәчеткә гарәп әлифбасы серләренә төшендерү өчен Апас...

Мәүлид аенда мөселман дөньясында Пәйгамбәребезне искә алу йөзеннән төрле чаралар үткәрелә. 5 февральдә Иске Йомралы авылында да бу уңайдан Мәүлид ашы үткәрделәр. Бирегә 50гә якын, динебезне хөрмәт иткән, изге Коръән серләренә төшенүче әби-апалар килгән иде. Моннан өч ел элек авыл халкы соравы буенча мәчеткә гарәп әлифбасы серләренә төшендерү өчен Апас "Җәмигъ" мәчетеннән Рәшит хәзрәт Хөснетдинов килеп дәресләр бирә башлый. Пенсия яшендәге 15 хатын-кыз, үзләре әйткәнчә "энә белән кое казырга" керешәләр. Бик кыенлык белән керешсәләр дә, өч ел дигәндә гарәп хәрефләрен өйрәнеп, үзлекләреннән Коръәннән сүрәләр укый башлыйлар. Мәүлид кичәсен дә менә шул шәкерт-мөслимәләр үзләре оештырып, авылның өлкән абыс­тайлары алдында белемнәрен күрсәттеләр. Өлкән яшьтәге апаларның шулкадәр бирелеп һәм дулкынланып, ихлас күңелдән сүрәләр укулары күңелдә сок­лану тудырды.

Кичәне Розалия Газизова башлап Мәүлид бәйрәменең мәгънәсен аңлатты. Аннан авыл остабикәсе Данирә әби Мифтахова бу олы бәйрәм кичәсе белән тәбрикләп догалар укыды. Рәмзия Җиһанова, Алсинә Хөснуллина, Фидания Ситдикова, Земфира Зарипова, Зөлфия Сәлимуллина, Рауза Гыйззәтуллина, Налия Шәвәлиева, Рәмзия Әхмәтҗанова, Клара Газизова һәм башка мөслимәләр Коръән китапларыннан берсеннән-берсе оста һәм бик матур итеп аятьләр укыдылар.

Соңыннан үзләре хәзерләгән мул сыйлы табыннар артында чәй эчтеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мэулид Йомралы