Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәр операция йөрәк аша үтә

Резедә Гайнетдинова 31 ел гомерен райондашлар сәламәтлеге сагында торуга багышлаган. Һөнәренә, балачак хыялына булган тугрылык аңа хезмәтендә зур җаваплылык өсти. Резедә апа хезмәт юлын Шонгаты участок хастаханәсендә башлый. Тик кечкенәдән иптәш кызлары курчакларына укол кадап уйнаганда, "операцияләр" ясау белән мавыккан кыз район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлегенә тартыла. Инде менә 24...

Резедә Гайнетдинова 31 ел гомерен райондашлар сәламәтлеге сагында торуга багышлаган. Һөнәренә, балачак хыялына булган тугрылык аңа хезмәтендә зур җаваплылык өсти.

Резедә апа хезмәт юлын Шонгаты участок хастаханәсендә башлый. Тик кечкенәдән иптәш кызлары курчакларына укол кадап уйнаганда, "операцияләр" ясау белән мавыккан кыз район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлегенә тартыла. Инде менә 24 ел берөзлексез операцияләр вакытында хирургның уң кулы ул. Бик тынгысыз, борчулы эш көненнән соң кабат хастаханәгә барыга туры килгән чаклар да еш була. Бәйрәмме, ялмы, эш көнеме, тәүлекнең кайсы сәгате булуга карамастан, Резедә апа бөтен эшен ташлап, тәмле йокысын бүлеп хастаханәгә чыгып чабарга әзер. Тынгысыз да, игелекле дә, җаваплы да хезмәтен бик яратып башкара ул.

- Кешеләргә кирәк икәнлегеңне тоеп яшәү, ярдәм итә алуыңны белү - үзе зур бәхет. Эшләү дәверендә кызык та, кызганыч та, авыр да чаклар була. Һәр операцияне үз йөрәгең аша үткәрәсең, авырулар өчен борчыласың, якыннарына тынычландыру сүзләре эзлисең. Рәхмәт сүзләре ишеткәч күңелләр дә күтәрелеп китә, - ди үзе.

Резедә апа һәрвакыт якты йөз, күтәренке кәеф белән эшкә килүне тормыш девизы итеп алган.

- Чирле кеше болай да тиз төшенкелеккә бирелә. Үз хәлеңнең нинди булуына карамастан, шаярып та алырга, үтенечләренә дә колак салырга туры килә, җайлаган, аңлаткан чаклар да бар, - ди һөнәренең барлык нечкәлекләренә төшенгән шәфкать туташы. Хезмәттәшләре дә Резедә апаны бары тик уңай яктан гына телгә ала.

- Тәвәккәл, беркайчан югалып, каушап калмый. Озак еллар дәвамында тупланган тәҗрибәсен хезмәтендә кыю куллана, безгә дә ярдәм итәргә гел әзер тора, - ди хирургия бүлегенең өлкән шәфкать туташы Наилә Шиһабиева.

Гаиләсендә дә Резедә апа аңлау, яклау таба. Тормыш иптәше, балалары аңа бар эштә дә ярдәм итә, туганнары да "Безнең Резедә" дип өзелеп тора.

Ләйлә Шиһабиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев