Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ранис, Энҗе, Алия “IT-чемпион” бәйгесендә җиңеп, iPad планшетка ия булдылар

"IT-чемпион" бәйгесенең өченче туры башланды. Ул тагын да кызыклы һәм мавыктыргыч булырга охшаган. Чөнки сабакташларыннан, дусларыннан күреп соңгы турда катнашырга теләк белдерүчеләрнең саны күпкә арткан. Бүләк планшет гел кулда Бәйгенең икенче туры җәй айларына туры килде. Максатчан балалар өч ай дәвамында халыкка кассага бармыйча, чиратларда басып тормыйча гына электрон юл...

"IT-чемпион" бәйгесенең өченче туры башланды. Ул тагын да кызыклы һәм мавыктыргыч булырга охшаган. Чөнки сабакташларыннан, дусларыннан күреп соңгы турда катнашырга теләк белдерүчеләрнең саны күпкә арткан.

Бүләк планшет гел кулда

Бәйгенең икенче туры җәй айларына туры килде. Максатчан балалар өч ай дәвамында халыкка кассага бармыйча, чиратларда басып тормыйча гына электрон юл белән түләү серләрен төшендерде. Иң күп балл җыючылар планшетка ия булдылар.

- Бәйге игълан ителгәч, мин икеләнеп калдым, андый зур бүләк бирәселәренә ышанып та бетмәдем. Районның өч укучысы планшет алгач, үземнең бәхетемне сынап карарга булдым. "Татарстан Республикасында электрон мәгариф" мәгълүмат системасы аша теркәлү үтеп, шәхси кабинетлар ачып, туганнарымны, күршеләремне компьютер аша түләргә өйрәттем һәм 156 балл җыйдым. Тик, игътибарсызлыгым аркасында 100 балл югалды. Бик игътибарлылык, җаваплылык сорый торган эш", - ди бәйгенең "Иң актив укучы" номинациясендә җиңгән Апас урта мәктәбенең 9 "А" укучысы Ранис Зыятдинов. Ул бәйге барышында килеп туган кыенлыклар белән дә уртаклашты, газ һәм коммуналь хезмәтләр өчен әлеге алым белән түләп булмавына гаҗәпләнде. Ранис бәйгенең өченче турында да катнаша, кызыксындыру бүләкләрен дә үзенеке итү исәбе. Шул ук вакытта классташларын да бәйгенең серләренә төшендерә. - Ранисның "IT-чемпион" бәйгесендә җиңүе безнең өчен этәргеч булды. Хәзер бераз буш вакытыбыз булуга, кемгәдер электрон юл белән түләүнең отышлы якларын аңлатабыз, кемгәдер ничек түлисен төшендерәбез. Күбрәк балл җыеп, җиңүчеләр сафына басарга исәп, - диләр Руслан Салаватуллин һәм Руслан Сәлахов. Ә бүләк планшетны Ранис кулыннан да төшерми, быел тыгын да җаваплы уку елы булганлыктан, Бердәм Дәүләт сынавына әзерлек тестларын үтә, электрон китаплар укый, яңалыклар белән таныша. Күршеләре, район үзәк хастаханәсендә эшләүче Люзия Сафина хәзер түләүләрен компьютер аша гына башкара. - Эшем турыдан-туры информацион технологияләр белән бәйле булса да, тәвәккәлләп түләгәнем юк иде әле. Ранис республиканың дәүләт порталы аша түләргә өйрәтте. Хәзер менә өч ай кассага барганым юк, - ди ул.

Нәни кулларга күз иярми

Апас урта мәктәбенең 11 класс укучысы Булат Шәйхиев бәйгедә катнашып, бүләк отканнан соң, аның сеңелесе Энҗе дә планшетлы булу теләге белән яна башлый. Әле икенче генә класста укыса да, компьютерны, электрон дөньяны яхшы белә ул. Катлаулырак әйберләрне Апас урта мәктәбендә балаларга информатика серләрен төшендерүче әтисе Марсельдән сорый. "Мин кечкенә әле", - дип ялкауланып тормаган, "Мин дә катнашам", - дип үз теләген нык итеп әйтә белгән кызчык бүген җиңүчеләр сафында. Аларның туганнары Асия Гыйсмәтуллина Энҗенең тырышлыгын, үҗәтлеген, тынгысызлыгын билгеләп үтте. - Аның кечкенә генә бармаклары артыннан күз дә иярми, тиз отып ала, тиз хәтерендә калдыра" - дип мактау сүзләрен яудырды. Абыйсы Булат икенче турда катнашып, кызыксындыру бүләкләрен алган, Энҗенең дә абыйсы артыннан калышырга исәбе юк. Укудан, түгәрәкләрдән бушаган арада ул компьютер артына утыра, замана яңалыклары белән таныша, аннан якыннарына өйрәтә.

Алия күкнең җиденче катында

Каратун мәктәбендә белем алучы нәфис сүз остасы Алия Нәфыйкованы районда белмәүчеләр сирәк. Сәхнәдә үскән, "Дулкыннар", "Йолдызлык" фестивальләрендә җиңү яулаган, "Авылның 100 сәләтле баласы" стипендиясенә лаек булган, гел "5"ле билгеләренә генә укыган кызның "IT-чемпион" бәйгесендә җиңүе, бер карасаң, табигый хәл кебек. Тик бу Алиянең үзе өчен көтелмәгән яңалык булган, ул чын күңеленнән шат. - Минем буш вакытым үзем өчен дә, кеше өчен дә файдалы үтүенә сөенәм. Гомумән, мин тик кенә утырырга яратмыйм, тырышам, өйрәнәм, эзләнәм, - ди ул. Алия электрон юл белән түләргә өйрәткән кешеләр арасында төрле яшьтәгеләр бар. - 35-40 яшьлекләр бик тиз төшенеп ала. Ә өлкәнрәкләргә кабат-кабат аңлатам, үзләре дә сорауларын бирә. Әлегә булдыра алмыйм диюче юк. Иң беренче әниемә өйрәттем, хәзер ул мине көтеп тормый, җиңел генә түләп куя", - ди Алия горурланып.

Бәйгедә катнашырга әле соң түгел. Булат, Фәнис, Азат, Ранис, Энҗе, Алия эзенә кемнәр басар. Кемнәргә тырышлык җимеше булып планшетлар бирелер? Без бу хакта да хәбәр итәрбез әле.

Ләйлә Шиһабиева.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев