Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда ярминкәләр еш була.

Кайчакта үз хуҗалыгымда җитештерелгән берәр продукцияне - каз, үрдәк түшкәсе, сөт яки каймак сатасы килә. Аның тәртибе ничек икән? Сорауга Кулланучылар хокукларын яклау һәм иминлеге федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең бүлек начальнигы урынбасары Мәдинә Зарипова җавап бирә: - Ярминкәләр вакытында ит түшкәләрен ветеринария хезмәте хезмәткәрләре тикшереп, рөхсәт кәгазе бирәләр. Ә...

Кайчакта үз хуҗалыгымда җитештерелгән берәр продукцияне - каз, үрдәк түшкәсе, сөт яки каймак сатасы килә. Аның тәртибе ничек икән?

Сорауга Кулланучылар хокукларын яклау һәм иминлеге федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең бүлек начальнигы урынбасары Мәдинә Зарипова җавап бирә:

- Ярминкәләр вакытында ит түшкәләрен ветеринария хезмәте хезмәткәрләре тикшереп, рөхсәт кәгазе бирәләр. Ә менә калган продукциягә, гадәттәгечә, сатуга чыгар алдыннан ветеринария һәм санэпидемстанция күзәтчелеге булачак. Бездә мондый ярминкәләрдә ризык белән агулану очраклары теркәлгән юк. Гөмбә яратучылар игътибарлырак булсыннар иде, аны очраклы кешеләрдән сатып алудан сак булырга кирәк. Барлык таләпләр үтәлгән очракта, һәр кеше үз хуҗалыгыннан арткан продукция белән 29 августта узачак ярминкәдә сәүдә итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев