Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районга “бишле” куелды

Республикада 50гә якын ашлык кабул итү пункты, элеватор бар. ТР Хөкүмәте карары буенча бүген аларның эшкә әзерлеге тикшерелә. Каратун ашлык кабул итү предприятиесендә махсус комиссия эшләде һәм аның быелгы сезонга әзерлек дәрәҗәсенә "бишле" билгесе куелды. 70 еллык тарихлы предприятиенең бүгенге җитәкчесе Васил Сәлахов белдерүенчә, эшнең иң җаваплы көннәрендә коллектив 118...

Республикада 50гә якын ашлык кабул итү пункты, элеватор бар. ТР Хөкүмәте карары буенча бүген аларның эшкә әзерлеге тикшерелә. Каратун ашлык кабул итү предприятиесендә махсус комиссия эшләде һәм аның быелгы сезонга әзерлек дәрәҗәсенә "бишле" билгесе куелды.
70 еллык тарихлы предприятиенең бүгенге җитәкчесе Васил Сәлахов белдерүенчә, эшнең иң җаваплы көннәрендә коллектив 118 кешегә кадәр җитә. Быелгы сезонга әзерләнү исә ярты ел элек үк башланган. Гомуми сыйдырышлыгы 50 мең тонналык амбар, ангарлар, ашлык эшкәртү, киптерү агрегатлары, газ һәм электр хуҗалыгы халәте эшче комиссия тарафыннан 1 июньгә үк эшкә әзер дип танылган. Предприятиегә алып килүче юлларның капиталь ремонтлануы эшне югалтуларсыз, тиз һәм сыйфатлы алып барырга мөмкинлек бирәчәк. Дәүләт комиссиясе вәкилләре - ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан Алексей Никитин, "Ак Барс Агрохолдинг"тан Валерий Пильчук һәм РФ ашлык сыйфаты баш Дәүләт инспекциясенең Казан территориаль бүлеге баш белгече Юлия Кондратьева кабул итү дәүләт актына кул куйганда биредәге тәртип һәм чисталыкка аерым соклануларын белдерделәр. Шунысы да билгеле булды, мәртәбәле комиссия тикшергән Каратун ашлык кабул итү предприятиесе Татарстан буенча да иң беренчесе. Димәк, җиңел кулдан булсын дип телисе генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: каратун хпп