Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Республикабыз буенча Күпфункцияле Үзәк Конституция сайлауларында катнашу өчен участок билгеләү буенча гаризалар кабул итә башлый

Республикабыз халкы үзләре фактик торган җирләреннән сайлый алачаклар.

(5нче июнь, “Апастово-информ“)


Татарстанның Күпфункцияле Үзәге 5нче июньнән алып, Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча сайлауларга участок билгеләү өчен гаризалар кабул итә башлый. Бу хакта оешиманың матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Барлык теләгән кеше 1нче июльдә узучы бөтенроссия сайлауларында “Мобиль сайлаучы“ механизмы белән файдалана алачак“, - дип язылган әлеге хәбәрдә.
Татарстанлылар фактик торган урыннары буенча сайлауларда катнаша ала. Моның өчен 5нче июньнән 21нче июньгә кадәр гаризаларны тапшырырга кирәк.
Үзеңә уңайлы сайлау участогы билгеләү өчен паспортың кирәк булачак. Әгәр дә паспортыңны алмаштырырга биргәнсең икән, вакытлыча бирелгән шәхси таныклыгыңны күрсәтергә була.
Оешмага халык битлек һәм перчаткадан булырга һәм дистанция сакларга тиешләр. Барлык санитар кагыйдәләре үтәләчәк.
Моңардан тыш, 5нче июньнән 21нче июньгә кадәр гаризаларны территориаль сайлау комиссияләренә дә, шулай ук РФ дәүләт порталлары буенча да тапшырып була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев